Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл хуҗалыгы министры язгы чәчү проблемаларсыз гына булмас дип кисәтә

Язгы-кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20 миллиард сум акча кирәк.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре быел проблемалы булачак, ди. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте.

"Язгы-кыр эшләрен башкарып чыгу өчен генә 20 млрд сум акча кирәк. Бу 1 гектар җиргә 7 мең сум дигән сүз", - ди Марат Әхмәтов.

Министр финанс кыенлыкларын ашлык һәм шикәр комына бәя кинәт төшү белән бәйләп аңлата. Министр сүзләренчә, шикәр заводлары 2016 елга караганда 2 млрд сумга азрак керем ала. Әйтик, 2016 елда бер килограмм шикәр комы - 37 сум торса, 2017 елда исә 25 сумга төшкән.

"Хуҗалыклар чәчү эшләрен тиешле дәрәҗәдә аванслый алмый. Шикәр комының сатып алу бәясе төшү аркасында, хуҗалыклар финанс мөмкинлекләрен югалта. Бу - язгы кыр эшләрен башкаруга әзерлек сыйфаты һәм чәчү эшләрен башкаруда ачык чагылачак", - ди Марат Әхмәтов.

Реклама

Аның фикеренчә, сөтнең сатып алу бәясе түбән булу да хуҗалыкларны чыдамлылыкка сыный.

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, язгы-кыр эшләренә кирәкле 20 млрд сумның 7,5 млрд сумын минераль ашламаларга тотарга туры киләчәк. Бу - бер гектар мәйданга 65 килограмм исәбеннән санаганда.

Орлык алу өчен - 1,3 млрд сум, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьларга - 5 млрд сум, язгы кыр эшләренә хезмәт хакы түләү өчен - 1,6 млрд сум, башка чыгымнарга 3 млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.

"Гомумән алганда, җир эшеннән беренче керемнәрне ала башлаганчы, август уртасына кадәр, 26 млрд сумнан артык акча кирәк", - диде авыл хуҗалыгы министры. Әлеге сумманың бер өлеше бюджет хисабыннан ябылса, 15 млрд сумга якынын банклардан кыска сроклы кредит итеп алырга туры киләчәк", - диде авыл хуҗалыгы министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев