Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЫ УРЫНБАСАРЫ: “СӨТНЕҢ ЛИТРЫН 40-50 СУМ ИТСӘҢ ДӘ, СЕЛКЕНМӘҮЧЕ ХУҖАЛЫКЛАР БАР”

Сөт бәясе соңгы арада игътибар үзәгендә. Шәхси хуҗалыгында сыер асраучыларның да, сөт җитештерүче хуҗалык җитәкчеләренең дә төшләренә керә ул. Сөт бәяләре төшә башласа, тормозга басып булмый, тоткан урынны сакларга, ситуациядән чыгу юлларын эзләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт планын арттырып үтәүчеләре дә, шул ук вакытта, кул селтәп, иң аста сөйрәлүчеләр...

- Нәҗип Нәкыйпович, терлекчелек буенча җаваплы кеше буларак, иң элек, гомумән, тармакның күрсәткечләренә тукталып китик әле.

- 2017 елны республикабыз терлекчеләре матур гына йомгаклады һәм яңа елга ныклы аяк басты. Үткән елда республика итне 2 процентка, ә тавык итен 4 процентка артыграк җитештерде. Дөрес, элегә мөгезле эре терлек ите буенча үсеш юк. Ул 100 процентка гына үтәлде. Без бу мәсьәләләр буенча, алдагы атналарның берсендә, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары һәм ит җитештерүдә артта калган хуҗалыклар белән киңәшмә уздырырга җыенабыз.

- Сөт мәсьәләсе - сөт җитештерүчеләрнең генә түгел, сезнең дә авырткан җирегез. Ул аерым күзәтү сорый, минемчә...

    - Дөрес, узган ел сөт җитештерүне 105 процент белән йомгаклаган идек. Кызганычка, гыйнвар аенда үсеш узган елга караганда 1 процентка ким. Бу - безнең күңелне тырнап торучы фактор. Чөнки Президентыбыз тарафыннан 2020 елга республикага 2 млн тонна сөт, 700 мең тонна ит һәм бер сыерга уртача 6 мең килограмм сөт саву бурычы куелды . Былтыр бер сыерга уртача 5447 килограмм сөт савып тәмамладык елны. Шушы 6 меңгә чыгар өчен 2018-20 елларда безгә ел саен, кимендә 250 кг өстәмә сөт савып барырга кирәк. Моңа бары тик 5 процент үсеш ясаганда гына ирешеп була. Шушы вазгыятьтән чыгып, алдагы көнгә бурычлар куябыз. Әйе, бүген авыл хуҗалыгы терлекчелегендә авыр. Моны барыбыз дә белә.

    - Авырлыклар җитештергән продукцияне урнаштыру белән бәйлеме?

    - Соңгы өч елда иткә бәяләрнең әллә ни артканы юк. Гомумән, туктады, бер урында тора. Мөгезле эре терлек ите 130 сум, (симерткән үгезләр), файдаланудан чыгарылган сыер ите, категориясенә карап, 85-100 сум йөри. Дуңгыз ите - 110-115, тавык ите 110-115 сум тирәсе. Ә сөткә бәяләр, узган елның соңгы кварталында бигрәк тә, аска тәгәрәде. Чөнки 2016 елда сөткә бәяләр бик күпкә артык иде, 35 сумга җитте хәтта. Һәм бу безнең хуҗалык кассаларына шактый гына акча кертте. Бүгенге көндә без ай саен, сөт бәясе төшү аркасында, (бүген ул республика буенча уртача 22 сумнан аз гына артык) гыйнвар аенда гына 450 млн сум акча югалттык. Бу - бик зур сан, чөнки безнең алда язгы кыр эшләре тора.




    - Сөт бәяләре төшү сөтчелек бизнесында никадәр сизелде?

      - Тормыш бит әле дәвам итә, туктап калып булмый. Ләкин шулай булса да, шушы тармакка җавап бирә торган кеше буларак, минем күңелне борчый торган нәрсәләр бар. Сөт бәяләренең төшүенә елап яшәп булмый бит. Шушы ай-ай ярым эчендә ул тәртипкә килер дип уйлыйм. Чөнки Президентыбыз Россия хөкүмәтенең премьер-министрына кадәр барып, үзенең хатын тапшырды. Аңа инде җавап та килде. "Сөт мәсьәләсенә бәйле вазгыять игътибар сорый. Тәкъдимнәр әзерләгез", - дигән ул Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичка. Медведев тарафыннан әлеге сүзләр 16 гыйнвар көнне имзаланган.

      Россиянең сөт базарын, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХлар белән берлектә, 7,3 процент сөт белән без тәэмин итәбез. Шулай булгач, киресенчә, кул селтәп түгел, сөтне арттыру юнәлешендә эшләп, бу базарда ныгып калырга кирәк. Бүгенге көндә Беларуссиядән сөт һәм сөт продукциясен кертү туктатылды. Безнең бурыч - сөт һәм сөт җитештерүдә үз урыныбызны саклап калу. Сөт бәясе төшүгә карап, сөт саву күләмен һич кенә дә киметергә ярамый дигән сүз. Базарны бер югалттың икән, анда башка кеше килеп керә. Конкурентлык.

      - Татарстан буенча сөт җитештерү бүген ничегрәк тора?

      - Бүген, кызганычка, шактый гына районнарда, сөт җитештерү узган елга караганда ким. Әйтик, сөтнең бәясе ким дигән сәбәп белән, шактый гына хуҗалыклар энергиясе һәм аксымы күп булган өстәмә азыклар алмый, кирәксенми. Узган елны, алдагы ел белән чагыштырганда, сөтне кимрәк сава торган 4 кенә район бар иде. Быел исә артта сөйрәлүчеләр саны 10га җитте. Болар - Буа, Тукай, Апас, Чистай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Менделеевск районнары. Үз урыныңны кешегә бирергә ярамый. Бүген сөтчелек продукциясенең үзкыйммәте 13 сумнан башлап, 17-18 сумга кадәр җитә. Димәк, әле безнең сөтнең рентабельлеген 15-20 % ка җиткерергә мөмкинлек бар. Тешне кысып булса да эшләргә, түзәргә, бу кыенлыктан чыгарга кирәк. Шул ук вакытта хөкүмәт тә ярдәменнән ташламый бит. Президентыбыз гыйнвар, февраль, март айлары өчен, һәр литрга өчәр сумнаң 800 млн субсидия бүлеп бирде.

        Шулай ук шәхси хуҗалыкларга, сөт акчасына компенсация тарату өчен, 360 млн акча бирелде. Моның өстенә әле, 1 литр сөткә ел да бирелүче 700 млн федераль һәм республика акчасы да бар. Шулай итеп, 1,5 млрд сум акча сөткә генә җибәреләчәк дигән сүз. Моны хәзер максатчан рәвештә кулланырга кирәк.

        - Сөтчелек фермалары белән эшләүче эре инвесторлар әлеге вазгыятьтә нинди хәлдә калды?

          - Инвесторларга килгәндә, әйтик, "Ак Барс" бүген - 91 процент кына эшли. Әлмәт районында "Нефтегаз - 90, Спасс районында "Авангард" - 83, Чистайда "ТрансАгро" - 90, Питрәчтә "Газовик" -67, Минзәләдә "Органик групп" - 94, Мөслим районында "Август" 94 процентка эшләп киләләр.

          Ә болар белән чагыштырганда, районнар арасында да зур күрсәткечкә ирешә торганнары бар. Кукмара - 120, Балтач - 111 процентка сөт җитештеру арта бара. Әтнә районы 20 көн эчендә 200 тонна чиген узды, 110 процентка, Саба - 108, Әлки - 111, Азнакай - 109, Аксубай - 106 процент белән бара. Сарман гел критикада була иде, хәзер 115 процентка җитте. Эшләсәң эшләп була бит! Яңа Чишмә - 107, Питрәч - 108 процент. Тәтеш гомер буе тәнкыйтькә тотылды, яңа хакимият башлыгы килгәч исә, зур үсеш ясады. Бүген ул сөт җитештерүне 105 процентка алып бара. Бер үк Татарстан, бер үк шартларда эшлибез. Бер үк бәя инде ул, тегеләй итсәң дә, болай итсәң дә.

          - Аерым хуҗалыклар буенча карасак, исемлекнең соңгы баскычларында урын алучылар бармы?

          - Бүген 29 районның 74 хуҗалыгы бер сыердан 10 яки аннан да азрак сөт сава. Алардан сөтне 30-40 сумнан сатып алсаң да, сөтне арттырып булмый. Бу - хуҗалыкның үзеннән тора. Сөт 10 литрдан ким булды икән, аның табышы юк. Апас районының ООО СХП Табар хуҗалыгында - һәр көнне бер сыердан 8,8 кг сөт савыла, Чистай районы ООО «Транс-Агро» - 9,4 кг, Кайбыч районы ПККХ «Яңа юл» - 8,8 кг, ООО «Родина» - 7,6 кг, Минзәлә районының ООО «Минзәлә» - 7 кг, ООО «Органик групп» - «Чулман» - 6,6 кг, Мөслим районының ООО «Органик групп - Урожай» - 7 кг, ООО «Органик групп - Ик» - 7,4 кг кебек күрсәткечләргә ия.

            Шул ук вакытта сөт нормасын арттырып үтәүче хуҗалыклар да юк түгел. Әйтик, Кукмараның Вахит хуҗалыгы - 152 процент, Мамадышның "АПК Подпрограмма"сы - 131, "Союз Агро" - 144, "Сервис Агро" - 113, "Бәхетле" - 125 процентка үти бүген сөт җитештерүне.

            Шунысын әйтергә кирәк, сөтчелек тармагын үстерүгә, продукцияне киметмичә, эшчәнлекне алып бару өчен бөтен шартлар тудырылган бездә. Сөт базарындагы торгынлыкны, 1-2 ай булыр инде ул, бергәләп чыгарга кирәк. Мондый ярдәм Россиянең бер генә өлкәсендә дә, республикасына да каралмаган.

            http://intertat.tatar

            Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

             

             

            Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

            Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

             

             

             


            Оставляйте реакции

            0

            0

            0

            0

            0

            К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
            Мы работаем над улучшением нашего сервиса

            Нет комментариев