Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Дару үләннәре илендә» исеме астында сәламәтлек сәгате

24 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Дару үләннәре илендә» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде.

Китапханәче Садыйкова Г.Х. туган якның шифалы үләннәрен куллану тарихы, җыю, киптерү, дару үләннәрен саклау тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. бетнек, мәтрүшкә, ромашка, әрем турында мәгълүмат бирде, аларның кайда үсүләре, нинди гореф-гадәтләр һәм риваятьләр белән бәйле булуы турында сөйләде. Чара ахырында ял итүчеләр «Үләннәр дөньясында» дип исемләнгән кроссворд чиштеләр һәм үләннәр турында сораулар бирделәр.

 

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев