Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Автомобильне теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде

Россия Эчке эшләр министрлыгы тиешле боерыкны 26 сентябрьдә бастырып чыгарды.

Россиядә автомобильләр һәм прицепларга  дәүләт теркәве узуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Россия Эчке эшләр министрлыгы тиешле боерыкны 26 сентябрьдә бастырып чыгарды. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Автомобиль хуҗаларына машиналарын транспорт чарасының электрон паспорты (ПТС) белән теркәргә рөхсәт иттеләр. Шул ук вакытта алдан бирелгән кәгазь паспорт та (ПТС) гамәлдә булачак. Аны электрон паспортка алыштырып була. Алыштырган очракта, кәгазь паспорт гамәлдән чыгарыла.

Автомобиль двигателен алыштырганда, аны күзәтүгә җибәрергә була. Шуннан соң двигатель номерын ПТСка һәм ЮХИДИ мәгълүмат системасына кертәләр. Шул ук вакытта яңа двигатель эзләүдә булырга тиеш түгел. Аның моделе һәм тибы искесенеке кебек үк булырга тиеш, шулай ук завод маркировкасы да куелган булу таләп ителә.

 

Реклама

Яңа кагыйдәләр буенча, машинаны теркәгәндә, әгәр шәхси паспортың югалган булса, аның урынына шәхесне раслый торган вакытлыча документны файдаланып та була. Әгәр бер машинага берничә кеше хуҗа икән, алар, ЮХИДИ (ГИБДД) органнарына үзләренең риза булулары турында язмача гариза белән мөрәҗәгать итеп, машинаны бер генә кеше исеменә терки алалар.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев