Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Автомобиль йөртүчеләр өчен 5 ЯҢАЛЫК

1. Сентябрь азагында Татарстанда бензин кыйммәтләнгән. Бәяләр 30-60 тиенгә генә күтәрелсә дә, аерма сизелә. Иң кыйммәтле ягулык Әлмәттә: АИ-92 бензинының литры 36,9 сум тора икән. Казанда да бензинның уртача бәясе шул тирәдә тирбәлә. АИ-95 бензинының литры 39,72 сумга җиткән. Автомобиль газы шулай ук 7 процентка күтәрелгән. 2. Россия Дәүләт Думасы...

1. Сентябрь азагында Татарстанда бензин кыйммәтләнгән. Бәяләр 30-60 тиенгә генә күтәрелсә дә, аерма сизелә. Иң кыйммәтле ягулык Әлмәттә: АИ-92 бензинының литры 36,9 сум тора икән. Казанда да бензинның уртача бәясе шул тирәдә тирбәлә. АИ-95 бензинының литры 39,72 сумга җиткән. Автомобиль газы шулай ук 7 процентка күтәрелгән.

2. Россия Дәүләт Думасы җәяүлене уздырмаган өчен штрафны 2500 сумга күтәрергә дигән закон проектын хуплаган, дип хәбәр итә ТАСС. Бу кагыйдәне бозган өчен 1500 сум штраф каралган иде.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары 10 меңнән арткан машина йөртүчеләргә чит илгә чыкканда чикләүләр бар иде. Быелның 1 октябреннән әлеге кагыйдәгә үзгәрешләр керәчәк: түләнмәгән штрафлар саны 30 мең сумнан артканда гына илдән чыгу тыелачак.

4. Россия хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны халыктан килгән фото, видео материаллар нигезендә штрафка тартырга мөмкинлек биргән проектны хуплаган. Моңа охшаш система Татарстанда берничә ел уңышлы эшләп килә. «Халык инспекторы» проекты нигезендә, гражданнар юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферларны ачыклап, ЮХИДИ хезмәтенә фото, видео язмалар юллыйлар иде. Әлеге шикаятьләр тикшерелсен өчен, аны җибәргән кешеләргә бердәм дәүләт порталында теркәлергә кирәк булачак. «Халык инспекторы» аша килгән гаризалар ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү уздырса, беркетмәләр тутырса, хәзер, документларсыз фото, видеога карап кына да, кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне штрафка тартып булачак.

5. Караңгы вакытта шоферның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, автомобиль йөртүчеләрне яктылыкны кайтара торган жилетлар кияргә өндиләр. Әлегә бу мәсьәлә турында Россия Эчке эшләр министрлыгында иҗтимагый тыңлаулар бара. Хәзергә бу таләп җәяүлеләргә генә куелган иде. Яктылыкны кайтара торган жилетлар ярдәмендә күп кенә юл һәлакәтләре булмый калган. Ә менә караңгыда бәрдереп китеп юл кырыенда вафат булган машина йөртүчеләр саны арткан. Шуңа да яктылык кайтаручы жилетлар шоферлар өчен дә файдага булыр иде, дигән фикердә белгечләр.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев