Реклама
Авариядә ике кеше зыян күргән.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда автомобиль йөртүче тиешле булмаган урында борылып юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» га шаһитлар хәбәр итә.
Шаһитлар сүзләренчә, республиканың Актаныш районы Чурай авылы янында юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган.
14нче модель «Лада» машинасы йөртүчесе тиешле булмаган урында борылып, «Лада Гранта»га бәрелгән. «Гранта» юл читенә килеп төшкән.
«Гранта» машинасында булган егерме яшьлек егет һәм кыз зыян күргән. Ашыгыч ярдәм медиклары аларны хастаханәгә алып киткән», — дип белдерде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Фото: шаһитлар
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз