Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Автобус белән авариядән соң, ун кеше имгәнгән (ФОТО, ВИДЕО)

12 октябрьдә кич белән Уфада СССРның 50 еллыгы урамы һәм Октябрь проспекты чатында «ПАЗ» автобусы һәм «ВАЗ-2109» автомобиле бәрелешкән. Шуннан соң ун кешене хастаханәгә китергәннәр.

Җиңел машина белән бәрелешкәч, автобус электр баганасына барып бәрелгән.  Авариядә һәлак булучылар юк. Зыян күргән дүрт кеше хастаханәгә салынган.
 
«Авариядә зыян күрүчеләр булуы ачыкланды. Сигез кешене, аларның берсе - бала, урында ук табиблар карады, аннары алар шәһәр хастаханәләренә китерелде. Ике кеше транспортта үзләре 18нче хастаханәгә килде. Нәтиҗәдә, ун кеше шәһәрнең медучреждениеләрендә тикшерүдә», - дип хәбәр итәләр Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
 
 
Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, зыян куручелер арасында «ПАЗа» шоферы да бар. Автобус салонында барлыгы егермеләп пассажир булган, дип яза Татар-информ.
 
Уфада «Спорт» тукталышында һәлакәткә юлыккан 249нчы маршрутның ПАЗ хуҗасы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене әйткән. Пассажирлар ташучы иң зур шәхси компания директоры Фәнис Батыров фикеренчә, бәрелеш җиңел автомобиль йөртүче гаебе белән килеп чыккан.
 
«249 маршруты - «АБЗ-ТСК Пушкин» — минем маршрут. Автобус шоферы хаклы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен «тугызлы» йөртүчесе бозган», - дип хәбәр итә РБК-Уфа Батыровка сылтама белән.
 
 

 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.10.2019

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев