Август – җылы, көз коры булачак
Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Перевенденцев августта безне нинди һава торышы көтәчәген әйтте.
Аның сүзләренчә, җәйнең соңгы аенда һава температурасы, уртача алганда, 17-18 градус җылы булачак. 60 мм явым-төшем яву көтелә. Бу - айлык норма, ди ул. Шул ук вакытта июльдә тәүлекнең уртача һава температурасы нормадан +1,5 градуска артып киткән. Явым-төшемнәр шулай ук нормадан күбрәк булган.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә.
http://shahrikazan.com
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз