Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Август аенда бер көнгә артыграк ял итәчәкбез

30 август – Республика көне уңаеннан Татарстан халкын август аенда өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» Законы нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме (11 август - иск.Т-и) эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора», - диелгән хәбәрдә.
Агымдагы елда Татарстан Президентының «2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» Указы нигезендә, Корбан бәйрәме 11 август - якшәмбегә туры килә. «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» Татарстан Законының 1нче маддәсенә үзгәреш кертү турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, республикада ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көненә өстәмә ял көне бирелми.
Димәк, республика халкын август аенда бары бер генә өстәмә ял көне - 30 август көтә.
29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Клара Ермолаева

http://zainsk-rt.ru/

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев