Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Атыңны төнлә йоклаган килеш җигеп алып кайтканмын” (БУЛМАС ДИМӘ)

Карап торышка чибәр генә, ягымлы кеше иде ул. Сугыш арты ятиме, үзенең кыз туганы белән әнисе тәрбиясендә генә үскән егет. Күз карашларында ут чаткысы, елан гипнозы бар кебек иде.

Бер төбәп караса, баш миеңне айкап алырдай, бөтен тәнеңне эсселе-суыклы итеп, әллә нишләтеп җибәрә иде.

Авылда мондый күзле берничә кеше бар иде, шәһәрдә дә сирәк-мирәк кенә очраткаладым. "Иш - ише, шайтан - шәе белән" диләр. Язасы героем Исхакның (исемнәр үзгәртелде) яшьлек дусты, шулай ук сугыш ятиме булып, ялгыз ана тәрбиясендә үскән Шәрифнең дә күзләре шундый иде. Шәриф үзенең булдыклылыгын, үткенлеген бу тормышта күрсәтергә өлгерде, тырышты, укыды, кеше булды. Егет вакытында авыл клубы сәхнәләрендә ут чыгарып бии, сылу кызларның күңелләрен биләп ала иде. Шул үткенлеге, чаялыгы, чибәрлеге белән әллә ничә кызның башына җитте. Өйләнеп кайтты да, бераз яшәгәч аерып җибәрде, тагын өйләнеп, тагын аерды. Укып бетереп дәрәҗәле урында эшли башлагач кына бу гадәтен ташлап бер хатын белән яши башлады. Ә Исхак бөтенләй дә өйләнмәде. Авылда фәлән җирдә фәлән хатын-кыз белән булган икән дигән сүз дә чыкмады.
Бер авыр эштән дә курыкмаучы, эшләп үскән ике дус, егет вакытларында ук бергә ярдәмләшеп, каралты-кураларын ныгыттылар. Колхоз түләгән тиеннәр тормыш итәргә җитмәгәнлектән, буш вакытларында балталарын биштәрләренә тыгып, бүтән районнарга, авылларга "шабашка"да эшләп кайткаладылар. Үз-үзеңә хуҗа булып, авыр эшләр белән чиләнү, ярыйсы гына акча эшләп алу тәнгә-башка ял да сорый бит ул. Бу ике дус та авыр хезмәттән соң бераз кәефләнү нияте белән "шайтан суы"на һәм аның иптәше - тәмәкегә ияләшә башлыйлар. Эштән соң хәмер белән кәефләнеп, гармун тартып җырлашып утырулар ешаеп, дәвамлы гадәткә әйләнеп китә. Шуңа да Шәрифнең гаиләсе таркала. Эчүе сәбәпле ул дәрәҗәле, мактаулы хезмәт урыныннан да колак кага.
Эчкечелектән берничә тапкыр дәваланып карады Шәриф. Ул зәхмәтне озак кына ташлап, авызына да алмыйча, өйләнеп, берничә баласы булгач, сөенеп йөрде. Дәрәҗәле хезмәтенә кире кайтты, менә дигән итеп йорт җирен ныгытты. Тормышы бөтәйде, бер җайга салынды. Дусты Исхакны да яман чирдән араларга, алкашлык сазлыгыннан коткарырга тырышып карады. Ә тегесе башым да күзем, һаман берүзем дип, искечә яшәвен дәвам итте.
Исхакны "Лунатик" диләр иде. Ай башында, ай азагында, бигрәк тә ай тулган төннәрдә, йокысыннан уянмаган халәттә урыныннан торып, йортка, абзарга чыгып, әллә ниләр эшләп йөри икән, дип сөйли иде күршеләре.
Үткен балта белән эшләп йөргәнен күреп, аягын, кулын кисәр, бәла-каза китерер дип, әнисе бик курка торган булган. Андый очракларда улын сак кына уятырга, урынына яткырырга тырышкан. Тик озын төннәрдә һаман саклап бетереп буламы соң мондый чирле кешене. Авыл кешеләре аның өйләнмәү сәбәбен дә шул авыруыннан күрделәр. Үзе дә: "Кемнедер бәхетсез итәсем килми", - дип әйтә торган булган. Җитмәсә, Исхакның ерак бабасы авылда, тирә-якта данлыклы ат карагы булган. Элекке авыл картлары аның турында әллә нинди гыйбрәтле вакыйгалар сөйлиләр иде. Исхакның бабасы атаклы ат карагы, ул заманның караклар атаманы Шәкүр карак белән элемтәдә булган. Тирә-як байларының иң шәп атларын урлап кайтып, шул Шәкүр карак бандасы белән бүлешкән. Авыл караклары турында, шул заманда яшәгән бер язучы, мәгърифәтче дә үзенең истәлекләрендә шактый вакыйгаларны бәян иткән. Бер байның келәтенә урларга кергән егеткә "самосуд" ясап, кыйнап үтерүләре турында язган. Исхакның бабасы бер иптәше белән күрше урыс авылы баеның атын урларга баргач, урыслар моны сизеп алып, иптәшен кыйнап үтереп, дуңгызларына азык итеп биргәннәр. Шулчак Искахның бабасы: "Мине тапмыйча исән калдырсалар, бу урлашуымны ташлар идем", - дип ант иткән. Урыслар: "Карак бер-үзе генә булган икән", - дип өйләренә кереп тынычлангач, үтерелгән иптәше өчен үч итеп, урыслар каралтысына ут төртеп качкан. Һәм антына хыянәт итмичә, калган гомерендә бернәрсә дә урламыйча яшәгән.
Шулай да бабасының гадәте Исхакның геннарында уйнаклап ала. Дус дигәннәре дә, котыртып, суеп ашар өчен бер колхозныңмы, совхозныңмы атын урларга күндерәләр. Атны төнлә урлап алып кайтып суялар. Тикшерүчеләр эзләренә төшеп, килеп тапкач, бөтен гаепне үз өстенә алып, Исхак ничәдер ел гомерен рәшәткә артында үткәреп кайтты. Авыл халкы кызганды үзен: "Иптәш шакаллары урланган итне ашый, ә бу бичара ятим хәерче төрмәдә утыра..." - диештеләр. Исхак шуннан соң да үзе генә ат урлап карый әле. Тик монысы инде ат хуҗасы белән сөйләшеп, киңәшеп, ризалык белән эшләнә. Болай була ул.
Шулай бервакыт Исхак авылдагы ныклы тормышлы мактанчык ир белән кибет артында эчеп утыра. Теге: "Менә син бик булдыксыз карак, вәт синең бабаң шәп карак булган, бер дә урлап тотылмаган, бабаң кебек сиздермичә урлый белү дигән нәрсә синдә юк инде ул", - дип, Исхакның йөрәк ярасын кузгаткан. Каны кызган ир, бу сүзгә бик гарьләнеп: "Бертөнне йортыңнан атың югалгач сизәрсең син минем кемлекне!" - дип ычкындырган. Шуннан бәхәскә кергәннәр. Теге мактанчык ир: "Шома гына урлый алсаң, фәлән ярты куям", - дип, вәгъдә биргән. Күпмедер вакыт узгач, иртән торып тышка чыкса, абзар янында ат арбасы да, абзарда аты да юклыгын күреп алган. Алда да, артта да барлык капкалар ябык, хәтта бастырма бикләре дә үз урыннарында тора. Әйтерсең, ат белән арбаны җеннәр юк иткән яки вертолет белән күтәреп алып киткәннәр. Бәхәс турында исенә төшереп, ат хуҗасы Исхакларга китә. Капкадан килеп керсә, туарылган ат арбадан яңа чабылган колхоз клеверын ашап тора, шул ук арбада Исхак йоклап ята. Моны күреп, күзе маңгаена менгән ир Исхакны төрткәләп уята да, сораулар яудыра башлый:
- Чыпчык та очып кермәслек йортыма син ничек керә алдың? "Шылт" иткәнгә дә өрә торган этем ничек өрмәде?
- Мин моны үзем дә белмим, - дигән Исхак, теге ирдән дә ныграк аптырап. - Төнлә йоклаганда бәхәсләшкәнебез искә төшеп, чыгып киткәнмен дә, атыңны арбасына җигеп алып кайтканмын. Ә этләр андый вакытта мине уятмыйлар: алар исеректән, лунатиклардан бик куркалар.
Бу хәлгә шаккаткан ат хуҗасы атын җигеп алып кайтып киткән. Этләрнең әллә нинди усаллары да исерекләрдән курка дип ишеткәнем бар иде. Ә лунатикларның этләрне куркытып, төн уртасында, бер нинди тавыш-тынсыз ат урлап кайтуы хакында беренче ишеттем.
Исхактан авылдашлары: "Нигә еш эчәсең соң?" - дип сорагач, ул: "Мине эчү генә төннәрен тынычлап йоклата, эчмәгән төннәремдә йокылы-уяулы йөреп җәфаланып бетәм", - дип әйтә торган булган. Эчкән вакытларында өенә кайтып җитә алмаса, баскан килеш, берәр нәрсәгә тотынып йоклый иде, бичара. Менә шулай йөреп, бер көн дә дөнья рәхәте күрмичә, фаҗигале төстә үлеп тә китте, мескенем.
Әй, язмыш, әй, яман тәкъдирләр... Шәрифнең дә, нинди дәрәҗәле эштә эшләсә дә, әллә нинди бай тормышка ирешсә дә, бәхете чәчәк атмады. Теләсә-кайчан, теләсә-кем белән сөйләшкәндә сүзен-сүз, үзенекен-үз итә торган үтә дә гайрәтле, шома кеше ни сәбәпледер эчтән янып-көеп, нәрсәдәндер канәгать булмый йөрдеме икән, билгесез. Соңгы вакытларда хатынын, балаларын җәберләгән дип тә сөйләделәр. Хуҗалыктагы барлык эшне башкарып, гаиләсен аш-суы белән туендырып торучы, җаваплы эштә эшләүче хатыны, үз-үзенә кул салып, дөньялыктан китеп барды. Шәриф бүтән хатыннар белән чуалган, хатынын санга сукмаган, бичара хатын шуңа түзмәгән диештеләр. Шуннан соң да Шәриф берничә тапкыр өйләнеп карады. Шулай да күңеленә, йөрәгенә тынычлык тапмады булса кирәк. Хатынының дөньядан вакытсыз, куркыныч юл белән китүендә үзенең гөнаһлары барлыгын да аңлагандыр, күңел тынычлыгы өмет итеп, карт көнендә тагын шул "шайтан суын" эчә башлаган. Аракы белән бергә йөрәгенә үткән шайтан ярдәм итәдерме адәм баласына - Шәрифнең дә бауга асылынган гәүдәсен дусты Исхакның иске абзарыннан табып алганнар.
Хәсрәтләрен аракы белән юарга теләп, шайтан коткысына бирелеп, үз-үзләренә кул салган авылдашларны санап, барлап карадым әле. Ис-акыл китәрлек: кул бармаклары гына түгел, аякныкылар да җитми... Бай тормышлысы да, ярлысы да, белемлесе-белемсезе, сәламәте-авыруы - төрлесе юк кына сәбәпләр аркасында дөньядан үз теләкләре белән китеп барганнар. Ул бәндәләрне Аллаһ кичерсен инде берүк!..

Сәяр ХИКМӘТУЛЛИН, Казан
Татарстан яшьләре

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев