Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Ял көннәрендә көндезләрен һава температурасы 22 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Соңгы вакытта республика «поляр киңлекләрнең салкын һавасында формалашкан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында», - дип аңлата синоптиклар.

Төбәктә бүген һәм иртәгә әлеге антициклон китергән салкын һәм, нигездә, коры һава торышы сакланачак. Сишәмбе, 3 сентябрьдә, Татарстанның көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 сентябрьдә, республика территориясендә бераз җылытачак. Төнлә термометр баганалары нульдән +4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +15..+21 градуска кадәр җылы булачак. 5 сентябрьдә урыны белән генә бераз яңгыр яварга мөмкин.

Реклама

Метеорологларның фаразлавына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Төнлә термометр баганалары +7 градус, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк. Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

 

 

Фото: Михаил Захаров/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев