Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 24.09.2021г.

Эфирга чыккан сюжетлар:


 1) Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кичә Сабага эш сәфәренә килде. Ул район башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында Чулпыч сөт комплексында, Миңгәрдәге үсемлек мае сыгу заводында, Саба сөт комбинатында, «Саба» индустриаль паркында булды һәм җитәкчеләр белән әңгәмә корды.
 
 2) Шахматны яраткан һәм бәйгеләрдә урыннар алган, җиңүләр яулаган  районыбыз укучыларына  әлеге интеллектуаль уен белән шөгыльләнү өчен шартлар тагын да артты.  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев ярдәме белән шушы көннәрдә  Олы Арташ, Олы Кибәче, Югары Шытсу, Юлбат мәктәпләрендә шахмат зонасы булдырылды.

 3) Балалар бакчасы... әлеге сүзтезмә үз эченә бәхетле балачакның онытылмас хатирәләрен дә, тәрбия һәм белем күнекмәләрен дә, аерылмас дуслыкны да, ә иң мөһиме яраткан бакча хезмәткәрләрен кертә. 27 сентябрьдә менә инде 17 ел тәрбиячеләр һәм тәрбия учагында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Безнең районда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә 227 тәрбияче һәм белгеч эшли. Алар 2081  балага белем һәм тәрбия бирәләр. Алдагы сюжетыбыз- Байлар Сабасының “Әллүки” балалар бакчасында әзерләнде.

 4) Россия Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамланды. Иң күп тавыш җыеп «Бердәм Россия» беренчелеккә чыкты. Икенче урында КПРФ, өченче урында ЛДПР партиясе урнашты. Лидерлар бишлегенә шулай ук «Гадел Россия — дөреслек өчен» , «Яңа кешеләр» партиясе дә керде. Моннан тыш, бер мандатлы округлар буенча парламентның түбән палатасына җиде сәяси хәрәкәт вәкилләре һәм үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар узды.

 5) 17 нче сентябрь көнне Саба районында көзге җир эшкәртү мәсъәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аңарчы ул Буа, Спасс, Бөгелмә, Минзәлә районнарында булган  иде. Чарада Саба һәм күрше –тирә районнардан 200ләп хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, агрономнар, ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, район башлыгы Рәис Миннеханов катнашты.

Реклама

 6) Безнең Саба районында бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, дан җырланганы, күзләр камашырлык күргәзмәләр оештыра алганы юк. Быел 18 сентябрь көнне “Саба дулкыннары ” телерадиокомпаниясе кабак бәйрәмен 18 нче тапкыр үткәрде.

 7) Узган шимбәдә райондашларыбыз үзләрен «Милләтләр кроссы -2021” бәйгесендә сынап карады. Ярышлар «Аргамак» картодромында, катнашучылар категориясенә карап, 10 метрдан 2500 метрга кадәр аралыкта уздырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев