Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 23.10.2020г.

Эфирга чыккан сюжетлар:

1) Районга эш сәфәре белән ТРсы икътисад министры   Мидхәт Шаһиәхмәтов килде.

2) Саба муниципаль район Советы каршындагы яшьләр парламенты яңа оешкан составта беренче утырышын үткәрде. Бу хакта алдагы сюжетта.

3) «Яшел хыялым». Менә икенче ел рәттән районыбызның рәсем сәнгате белән дус мәктәп укучылары шушы исемдәге конкурста катнашып үзләренең иҗади талантларын барлыйлар һәм шәп бүләкләр оталар. Аны якташыбыз, ТРсы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев үз теләге белән оештыра.Шушы көннәрдә бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы булды.Безнең хәбәр.

  4) Октябрьнең соңгы якшәмбесе  - шоферлар көне. Икенче төрле без аны автомобильчеләр көне дип тә атыйбыз. Ни генә дисәң дә бу үз тормышын тимер аттан башка күз алдына да китермәүчеләр бәйрәме. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә  без гомерен шофер һөнәренә багышлаган районыбызның иң тырыш ир-егетләрен барладык.

  5) Узган атнада “Саба-Арена” спорт комплексы өстәл теннисы буенча Татарстан кубогына Бөтенроссия турнирын кабул итте. Спорт чарасы интеллектуаль кимчелекләре һәм терәк-хәрәкәт системасында тайпылышлары булган кешеләр өчен оештырылган иде. Биредә безнең иҗат төркеме дә эшләде.

6) “Аргамак” картодромында спорт сөючеләр роллерлы чаңгыларда узышу буенча республика ярышларында катнашты. Бәйге ТАССРның 100, районның 90 еллыгына багышланган иде. Тулырак Диләрә Җаббарова хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


"Атна" инф. программа. Эфир 23.10.2020г.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев