Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 17.09.2021г.

Эфирга чыккан сюжетлар:

    1) Бу атна башыннан районыбыз авылларында халык җыеннары старт алды. Аларның беренчесе Тимершык һәм Шыңар җирлекләрендә үтте.

    2) Кичә район прокуроры Зөфәр Абитов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов һәм районыбызның бер-ничә эшмәкәре видеоконференция элемтәсе буенча киңәшмә эшендә катнашты.
   
    3) Саба районында “Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясе старт алды. Бу акция кысаларында соңгы ике елда 82 млн нан артык агач утыртылды. Бу экологик программаларның иң масштаблы акцияләренең берсе. Катнашучыларның максаты быел 70 млн агач утырту. 7 сентябрь көнне Саба урман хуҗалыгы вәкилләре, җитәкчеләр Сатыш авыл җирлеге территориясендә 100 төп нарат агачы утыртты.
   
    4) ТРсы яшьләр эшләре министрлыгы оештырган “Яшьләр вакыты” туры быел Татарстан районнарының авыл җирлекләрендә эшли. Өченчекөн һәм кичә яшьләр туры Саба районына да килеп җитте һәм Шәмәрдән, Лесхоз бистәләрендә эшләде.
 
    5) Акча санаганны ярата. Һәм санаган саен арта. Бу гыйбарә барыбызга да таныш. Дөньясы акчага көйләнгән заманда яшибез. Һәм безнең арабызда тормышын, һөнәрен акча санауга багышлаган кешеләр бик күп. Бу атнада нәкь шул төркемгә керүчеләр,  ягъни финансистлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул сәбәп белән без район финанс бюджет палатасына барып, анда хезмәт куючылар белән очрашып, аларның эшчәнлекләрен күзәтеп кайттык.
   
    6) “Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының чираттагы маршруты гүзәл табигатьле Оет авылында узды. Биредә ике чишмәгә җан өргәннәр.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев