Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 16.10.2020г.

Эфирга чыккан сюжетлар:

1) 1нче октябрьдән Татарстанда һәм бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе башланды. РФ Президенты указы нигезендә агымдагы елның октябрь –декабрь аралыгында Россиядә хәрби хезмәткә , кичектерү яки азат итү хокукы булмаган 1993-2002елгы 128 мең кеше чакырыла. Татарстаннан армия сафларына 3 мең егет китәчәк. Саба һәм Теләче районнары көзге чакырылышта 35 егетне озата.

2) Районыбызда 2019нчы елның мартыннан «Саба –Балаһөнәр» проекты эшләп килә. Анда бакча балалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары төрле оешмаларга йөреп, һөнәрләр серенә төшенәләр.Бу проектның барышын «Саба ТВ»се яктыртып килә. Яңа уку елыннан проект эшен дәвам итә.Тулырак Диләрә җәббарова хәбәрендә.

3) Сәламәт тормыш алып бару девизын алга куеп яшәүчеләр узган атнада бердәм булып йөгерү ярышында катнашты. Илебездә Бөтенроссия йөгерү көне булып үтте. Анда 4500дән артык райондашыбыз катнашып үз мөмкинлекләрен сынады.

4) Дәүләт торак фонды республикабыз халкын үз түбәле итү буенча киң кырлы эшчәнлек алып бара.Агымдагы елга аларның  инвестиция планы 4970 фатирны колачлый.Бу үз чиратында 273меңнән артык квадрат метр торак мәйданнары дигән сүз. Моның эченнән 64 фатир безнең Саба районына туры килә. Гомумән алганда 2005 нче - 2019нче еллар аралыгында Дәүләт торак фонды программалары ярдәмендә җирлегебездә 165 мең квадрат метрдан  артык торак мәйданнары торгызылган. Һәм 1909 райондашыбыз өй туе үткәргән. Бу көннәрдә мондый бәхетлеләр сафы тагын 27гә артты.Тынычлык урамы 7 нче йорт адресы белән сафка баскан күпфатирлы йортны хуҗаларына тапшырдылар.

5) Дөньяда коронавируска каршы көрәш чаралары дәвам итә. Бу атна башында РИА новости агентлыгы вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән Россиядә яңа төрдәге Ковид -19 короновирус инфекциясе белән авыручыларның артуы бер атнадан соң иң югары ноктага җитәргә, шуннан соң күпмедер вакыт бер дәрәҗәдә сакланырга һәм кими башларга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Эпидемиологлар бәяләвенчә, россиялеләр күп нәрсәне аңлап кабул итә, эпидемиягә каршы чараларны яхшырак үти башлаган. Саба районында вәзгыять ничек? Тулырак безнең сюжетта.

6) Юл газабы – гүр газабы, дигән гыйбарәне борынгылар гына түгел, хәзерге заман кешесе дә әйтергә ярата. Чөнки озын юлга чыккач, барасы җиреңә исән-имин барып җитү кирәк. Ярый хәзер юллар тигез, асфалть белән түшәлгән, машиналар йөреп тора. Шунлыктан юлда йөрү дә бермә-бер җиңеләя. Менә шушы уңайлыкларны тудыручы – юлчылар 18нче октябрь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


"Атна" инф. программа. Эфир 16.10.2020г.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев