Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 12.02.2021г.

Эфирга чыккан сюжетлар:


1) Мәктәп ашханәләрендә санитар таләпләрнең үтәлеше.Ризык әзерләү мөмкинлекләре.Азык-төлекнең сакланышы. Шушы мәсәләләрне колачлаган РФсе генераль прокуратурасының  йөкләмәсе игьлан ителә. Аны үтәү максатыннан урыннарда колачлы тикшерүләр бара.Бу атнада безнең иҗат төркеме Саба гимназиясе ашханәсендә шундый тикшерү комиссиясе белән бергә эшләде.

2) Гаиләдән башлангыч алган Туган телгә мәхәббәт ,балалар бакчаларында тагын да ныгытылырга тиеш. Шәмәрдән авыл җыенында бу мәсьәлә мөхим тема булып күтәрелде. Районыбызның иң зур торак пунктында яшәүчеләр , ягъни шәмәрдәнлеләр алдында тагын нинди бурычлар тора.

3) Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм күптармаклы җитештерү предприятиесе коллективы Сабабызның матурлыгын, чисталыгын тәэмин итүчеләр. Елның кайсы фасылын гына алсаң да – алар гел хезмәттә. Шушы көннәрдә оешма узган елда башкарылган эшләргә хисап ясады.

4) 2021 ел Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Тормышыбыз алга барган саен , яшәешебезгә фәнни технологияләр күбрәк утеп керә. Моның ачык мисалын без Сатыш мәдрәсә музее мисалында бик ачык күрәбез.

5) Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Моңа тагын витаминнар куллануны да өстәп әйтергә була. Сәламәт булырга теләүче һәркем болар хакында истә тотарга тиеш. Бу юнәлештә Байлар Сабасының 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы үрнәк булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев