Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 06.11.2020г.

Эфирга чыккан сюжетлар:

1) Районыбызда экстремизм һәм террорчылык очракларына каршы көрәш чаралары һәрдаим алып барыла. Мәгариф учреждениеләрендә һәрвакыт өйрәнүләр, әңгәмәләр, рейдлар оештырылып тора.Көзге каникулларга чыгар алдыннан шундый чара Тимершык урта мәктәбендә үтте.

2) Авыл җирендә мәктәп үзенә бер донья булып яши.Мәктәбе булган авыл бәхетле. Уку эшчәнлеге белән бергә, тормышка әзерлек, гореф-гадәтләрне өйрәнү дә мәктәптән башлана. Иштуган урта мәктәбенә килсәк, монда күбесе татар, рус, удмурт телләрендә көндәлек иркен аралашалар. Чит телләр дә өйрәнәләр. Халыклар бердәмлегенең матур мисалы белән сюжетта хәбәрчебез Голшат Галиакбәрова таныштырыр.

3) Шушы көннәрдә Байлар Сабасында яшәүче Котдусова Нәфисҗамал Галим кызы үзенең олуг юбилеен билгеләде. Аны котлап иң якыннары түгәрәк, мул табын артына җыелды. Юбилярны тәбрикләүдә безнең иҗат төркеме дә катнашты.

4) Районыбыз хуҗалыклары терлекләрне кышлату чорына кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча 8470 савым сыеры исәпләнә һәм алардан җитештерелгән продукция күләме 210 меңгә якын кг тәшкил итә. Нырты авыл хуҗалыгы предприятиесе соңгы елларда сөт һәм ит җитештерү планын арттырып үти. Малларның көнлек үсеше дә уртача 900-950 грамм тәшкил итә. Бүгенге көндә малларны  кышлату өчен азык запасы мулдан тупланган.

5) Көннәр суытып, ягу сезоны башлану белән янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Моның белән бәйле киңәш, кисәтүләрне Янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре, ммч вәкилләре күпме генә халыкка җиткереп торса да, статистикада уңай үзгәреш күзәтелми. Киресенчә, янгыннар саны көннән- көн арта. Чираттагы сюжет тагын бер кат кагыйдәләрне хәтердә яңарту максатыннан әзерләнде.

6) Чишмәләр иле син туган як, дип Байлар Сабасындагы чишмәләрне күздә тотып иҗат ителгән җырлар, шигырьләр, тарихи мәкаләләр байтак. Илһам, талант дигән төшенчәләр дә чишмә суларыннан ярала.Саба чишмәләре хәзерге Ямьле Саба яр буеннан башлангыч ала. Ерак тарихта элек бу урында 30га якын чишмә булган дигән мәгълүматлар саклана.Аның дистәгә якыны бүгенге көндә дә кулланылышта. Халык бик яратып йори торган "Кәли" чишмәсе тиздән яңа йөз һәм яңа урын белән су алучыларны сөендерер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев