Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Атна" инф. программа. Эфир 05.02.2021г.

Эфирга чыккан сюжетлар:

 

1) Авыл җирлекләрендә 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, халык җыеннары дәвам итә. Бу атна Түбән Шытсу, Сатыш җыеннарыннан башланып китте. 2 нче февраль көнне җыен Иске Икшермә, Кибәче авыл җирлегендә булды.

2) Районыбызда, аграр көллият базасында , Вордскилс стандартларының  “Инносаб” – “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясе  буенча  Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара  чемпионаты уздырылды. Аны агымдагы елның фән һәм техника елы буларак игьлан ителүе кысаларында оештырылуын да ассызыклыйсы килә.Биредә программалаштыру белән кызыксынучы  мәктәп укучылары үз мөмкинлекләрен промышленность роботларын хәрәкәткә китереп   сынадылар.

3) 26нчы гыйнвардан 7нче февральгә хәтле республикада “Бала төп пассажир” диелгән акция уздырыла. Әлеге акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдларга чыга һәм балаларның махсус урындыкларга утыртылып йөрулэрен тикшерә.

4) Районыбызның балалар иҗат үзәге бу атнада шаулап –гөрләп торды.  ӨЧ көн дәвам иткән “Талант-фэст ” конкурсында биючеләр , җырчылар , нәфис сүз осталары көч сынашты.  

5) Атна” инф.программасын спорт яңалыкларына күзәтү ясап дәвам итәбез. Узган ялларда “Ямьле Саба” яр буендагы чаңгы трассасында “Саба чаңгы-2021 ” бәйгесе булып узды. Ярышка районыбызның гына түгел, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан , хәтта күрше өлкәләрдән килгән чаңгычылар бар иде. Чарадан әзерләнгән сюжетка күз салыйк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев