Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна башында Татарстанда явым-төшемле һава торышы көтелә

Кайбер районнарда җепшек кар явуы көтелә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгъдлүматларына караганда, 2 октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарды җепшек кар явуы көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә исә. Төнлә минималь һава температурасы төнлә +2..-3, көндез максималь температура +3..+8 градус булачак.
Сишәмбе, 3 октябрьдә, аязучан болытлы һава саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, шулай ук кайбер районнарда җепшек кар явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә минималь һава температурасы - +2..-3, көндез максималь температура +4..+9 градус булыр, дип фаразлана.
Бүген көндез Татарстанда - +4..+9, Казанда+6..+8 градус җылы булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев