Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна азагында кабат буран булачак

Татарстанда якшәмбе дулаган буран быел иң көчлесе булды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада Татарстан башкаласында көн кисәк суытканнан соң, атна азагына янә буран чыгачак. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Өч көн дәвам итәчәк көчле салкыннардан соң, Казанда тагын буран чыгачак. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, ул 14 гыйнварда башланып, җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә 10,8 миллиметр күләмендә явым-төшем булыр дип көтелә», — диде ул.

10 гыйнвардагы буран яңа елда чын мәгънәсендә рекордлы булды. Бер тәүлек эчендә Казанда 10,1 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде, бу айлык норманың дүрттән бер өлешен тәшкил итә. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова сүзләренчә, шәһәрдә метеокүзәтүләр тарихында иң көчле буран 1926 елның 28 гыйнварында билгеләп үтелгән, ул вакытта явым-төшем күләме 35 миллиметрга җиткән.

Әгәр соңгы еллардагы бураннарны искә төшерсәк, 2019 елның 16 гыйнварында шәһәрдә 9,7 миллиметр, 2012 елның 17 гыйнварында 14 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Узган еллардагы 10 гыйнвар күрсәткечләрен генә карасак, нәкъ менә бу көнне иң көчле буран 2021 елда булган.

 

Фото: Михаил Захаров Подробнее:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев