Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак

Республикада кар явар дип фаразлана.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Атна азагына кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы — кар бураннары һәм көч җил булачак. Бүген төнлә 17 градуска кадәр салкын булуы фаразланган иде.

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген шулай ук көчле җил һәм буран булыр дип фаразлана.

Чәршәмбе көнне, 17 ноябрьдә, төнлә температура -8…-3 градус, көндез -3…+2 градус була. Кар һәм юеш кар явачак. Буран һәм көч җил исүе фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, төнлә -16.. -11 градус, көндез -4..+1 градус була. Кар һәм юеш кар явуы ихтимал.

19 һәм 20 ноябрьдә температура төнлә -7…-2 градус, көндез 0 градус чамасы булачак.

 

Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев