Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фаҗига: ат өстендә йөргән 2005 елгы кыз баланың гомере өзелгән

Шимбә көнне Түбән Камада ат өстендә йөргән 2005 елгы кыз баланың гомере өзелгән. Фаҗига "Якорь» ял базасында булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, кыз дус кызы һәм аның әти-әниләре белән ял базасында булган. Инструктор балалардан иярдә утыра алуын сорашкач, аларга атны тапшырып, кызларны күзәтүчесез калдырып киткән. Атларның берсе кисәк кенә чаба башлый, кыз бала иярдән егылып төшә, ләкин аягы өзәңгегә эләгеп кала. Ат аны берничә йөз метр сөйрәп бара. Инструктор атны аннан соң гына туктата. Алган баш җәрәхәтләреннән кыз табиблар килгәнче үк җан бирә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев