Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ат җене кагылган Марат

Дөньяның торган саен яңа яклары ачыла. Мин үзем, мәсәлән, бүген барлык яшьләр дә акчага, машинага мөкиббән дип белә идем. Саба районының таралып бетә язган Чәбки Хуҗа авылында ат фермасы салып куйган Марат Насыйбуллов белән якыннан танышкач, җанга ниндидер рәхәтлек өстәлгәндәй булды. Ачык йөзле, ачык фикерле бу егет янәшәсендә бер миңа...

Маратның биләмәләрен безгә аның ярдәмчесе Марсель күрсәтеп йөрде. Матур таулы урман ышыгына терәп диярлек салынган ат абзарлары таштан да тимердән. Көнлекче, бүгенге белән генә яшәүче кеше болай эшли алмас дигән уй Марат белән сөйләшкәнче үк туган иде. Шуңа да мин фикеремне раслар өчен соравымны турыдан ярып бирергә булдым: "Бөтен дөньясы техник алгарыш дип шашкан заманда ат дип ябышып яту сәеррәк түгелме?" Кабатлап әйтәм, махсус шулай уңайсыз итеп сорадым, сынап карау өчен. Азга гына өнсез калгандай итте дә сабыр гына аңлатырга кереште Марат: "Мине бабай өч яшеннән атка атландырган иде. Безнең нигездә ат беркайчан да бетеп тормады. Менә мин дә шул нигезгә кайттым". Хәзер инде үземә уңайсыз булып китте. Үзеннән олырак hәм журналист кешедән мондый сорауны көтмәгән иде ул, күрәсең. Шунлыктандыр, сабыр гына үзенең ничек итеп атлар белән мавыгып китүе турында аңлата башлады.


Җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, кызыксынуы Маратны Россиянең төрле төбәкләренә таралып урнашкан атаклы ат заводларына кадәр илтеп җиткерә. Заманалар чуалган үзгәртеп кору чорында Алабуга районына кайтарылган нәселле атларның ит комбинатына озатылуы турында Марат әрнеп сөйләде. "Алар бит барысы да паспортлы булган", -диде ул, кызгануын яшермичә. Бу урында паспортлы атның ни икәнен дә төшендереп китәргә кирәктер укучыга. Һәрбер нәселле эт, мәченең паспорты булган кебек, атларның да бар икән андый документы. Бу бер дә уен-муен эш түгел икән. Моның өчен махсус оешманың вәкилләре сиңа килеп, барысын да үлчәгән, санаган, караганнан соң гына бирә андый сыйфат билгесен. Бөтен ярый-ярамыйларны үтәп тору өчен дә бик күп көч, мавыгу кирәклеге аңлашыла. Шуңа да мондый мавыгуны төп эше, чыганагы булмаган кеше күтәрә дә алмас иде. Әмма акчасы булган hәркем ир­тәгәдән табыш бирмәслеге мәгъ­лүм эшкә дә алынмастыр.


Әйткәнемчә, Чәбки Хуҗага без Марат Казанда чакта килеп чыккан идек. Алагаем зур-зур йөк атлары (аларның авырлыгы бер тоннага кадәр җитә икән) арасында кур­кыб­рак калуымны күргән Марсель тынычландырырга ашыккан иде: "Үзләре шундый зур булсалар да, холыклары сабый бала кебек - гел иркәләнү, сыйпату ягын гына карыйлар". Җәйли-кышлый кардадан чыкмый яткан атлар, нинди генә токымлы булуларына ка­ра­мас­тан, кыргый булырга тиеш кебек бит югыйсә. Күрәсең, Марат та аларга нәкъ шундый булганнары өчен бәйләнгәндер. Әнә бит: "Бөтен нәрсәне дә акчага бәйләргә ки­рәкми. Эшне дә, кешеләрне дә, атларны да яратырга кирәк. Шунсыз булмый ул", - дип юкка гына әйт­мәгәндер.


Маратның холкын ачып бирә торган тагын бер нәрсәне язмый калдыра алмадым. Минем: "Бу мавыгуыңны хатының өнәп бе­те­рәме соң?" - дигән соравыма җа­вабы сокланырлык булды. "Ха­тын-кызның эше үзенчә, ир-атны­кы ничек булса да үзенекен итү бит инде". Миңа инде мондый җаваптан соң Мараттан ни өчен бетә язган авылдагы ата-баба ни­гезенә йорт салырга уйладың дип сорап то­руның кирәге юк иде. Бу - аның булмышы, җаны, дөнь­яга карашы. Ике кызының да атта йөри алуларына сөенечен яшер­мәгән, яшь ярымлык улы турында: "Бөтен өмет анда инде", - дип горурлык катыш ышану белән яшәү­че бу татар иренә сокланмыйча карау мөм­кин түгел. Менә шундый ке­шеләр генә үзгәртә аладыр бу тормышны.

("Ватаным Татарстан", /№ 27, 23.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев