Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ашыгыч ярдәм машинасы катнашындагы авариядә алты кеше һәлак булган

Һәлак булучылар арасында ике бала да бар.

Зыян күргән дүрт кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Краснодар өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә дип яза РИА Новости.

Юл фаҗигасе турында хәбәр пәнҗешәмбе көнне Мәскәү вакыты буенча 6:00 сәгатьтә килә. Ашыгыч ярдәм машинасы һәм ВАЗ автомобильләре бәрелешкән.

Авария Некрасовская станицасы районында Усть-Лабинск-Лабинск-Упорная трассасының 9 чакрымында булган.

Полиция җиңел машина йөртүчесенең һәм анда утырган ике пассажирның шәхесен ачыклаган. Алар фаҗига урынында һәлак булган 22 яшьлек кыз һәм 11 яшьлек яшүсмер. Бала имгәнгән һәм аны район хастаханәсенә алып киткәннәр.

“Машина йөртүчесе 18 яшьлек егет. Аның автомобиль белән идарә итү хокукы булмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча ул идарәне югалткан. Каршы як полосага чыккан һәм бәрелешкән” , - дип сөйләгәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Авария урынында тикшерүчеләр эшли. 

Фаҗига шаһиты авария нәтиҗәләрен видеога төшергән. Авариядә алты кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган.

 

Юл-транспорт фаҗигасе 6 декабрь көнне, иртәге алтыда Некрасовская станицасы янындагы Усть-Лабинск – Лабинск – Упорная юлының 9 чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча ашыгыч ярдәм машинасына, каршы як полосага чыккан ВАЗ-2114 автомобиле бәрелгән.

Җиңел машинада булган җиде пассажирның берсе генә исән калган. Аны һәм ашыгыч ярдәм машинасының өч хезмәткәрен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Һәлак булучылар арасында ике бала да бар.

Кадрларда күренгәнчә, “үндүртле” машинасы тимер өеменә әверелгән. Ә ашыгыч ярдәм машинасының кабинасына зур зыян килгән. 

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев