Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ашыгыч рәвештә ДРКБ га киттек, пункция бирдек. Аннары куркыныч төш кебек..."

Яшь тә дүрт айлык сабый Гайнулова Камилә Илдар кызына бүгенге көндә лейкоз диагнозы куйганнар. Хәзерге вакытта ул әнисе Эльмира белән Анталиягә дәваланырга киткән. Кызның сәламәтлеген саклап калу өчен операция ясаячаклар, аның өчен тиешле сумманы җыярга кирәк.

Без Камиләнең әтисе Илдар белән элемтәгә кердек.

“Камилә безнең беренче балабыз. Хатынымның йөклелеге яхшы гына, бернинди авырлыкларсыз узды. Камилә, бар балалар сыман ук, бер ай ярым элек тәпи йөри башлады, әле бик сөйләшми, үз телендә леперди. Балабызның авыру икәнен быел апрель башында белдек. Хәзер донорлы операция кирәк, әлегә донор табылмады, ул табылуга ясатырга кирәк. Донор тиз генә дә, берничә айдан соң да табылырга мөмкин, тик без инде операциягә финанс яктан әзер булырга тиешбез", - дип аңлатты хәлләрне Илдар.

- Туганнарым-дусларымның акчалата ярдәме килеп тора, тик алар бик бай кешеләр түгел, ә операциягә зур сумма - алты миллионнан артык сум кирәк. Мин ярдәм, терәкне организация-фондлардан да сорап торам. Әлегә баланың хәле тотрыклы, без диагнозны бик иртә белдек, шуңа да организм алай ук агуланмаган. Балабызның чире - гадәти булмаган лейкоз, аны дәвалау өчен химиотерапия түгел, сөяк мие трансплантациясе кирәк, - дип сөйләде баланың әтисе.

Камилә - Илдар белән Эльмираның көтеп алынган баласы. “Без аның тууына бик сөендек. Эльмира минем өчен бик кадерле, якын кеше, хәтта кайбер туганнарымнан да якынрак. Безне аның белән игъланнар сайтыннан ялгыш шалтырату таныштырды", - дип танышу тарихын да сөйләде Илдар.

Тормыш шундый көтелмәгән борылышлар бирә. Вакыт-вакыт бу хәлгә ышанасым килми, ди ул. 

- Бер яшьтә Камиләгә коточкыч диагноз - лейкоз куйдылар. Бу хакта ишеткәч, мин шокта калдым, баш, йөрәк авырта, баш миенең бу хәбәрне кабул итәсе килми, коточкыч халәт. Шулкадәр тыныч гаиләгә бу ни өчен? Ни өчен ул? Миллион сорау. Җавап юк.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Прошла неделя как мы прилетели в клинику в Анталии. Всю неделю сдавали анализы. Оказалось бластов (тех самых плохих клеток) у нас в крови меньше (на данный момент 17%) чем показывало в Казани. Сейчас изучают наш случай и подбирают подходящее нам лечение. Пока нам назначили препараты, которые как минимум снизили температуру и за счёт этого Камилка стала чувствовать себя лучше. Отношение к нам здесь и то, что было в Казани конечно не сравнить. Абсолютно разный подход и врачи у нас тут супер добрые :) И мысленно, и морально здесь конечно легче и чувствуется, что мы в надежных руках. За окном солнышко и морюшко, но пока мы за ним наблюдаем только из окон нашей палаты. Всем спасибо за поддержку и добрые слова

Публикация от HELP KAMILLA (@helpkamilla)

 

Хәзерге вакытта Камилә әнисе Анталиянең Medical Park клиникасында дәвалана. 

Эльмира инстаграмм челтәрендә баласының авыруы тарихын яза: “Барысы да югары температурадан башланды. 4 көн температура 40. Анализлар тромбоцитларның 50 икәнен күрсәтте. Ашыгыч рәвештә ДРКБ га киттек, беренче пункция бирдек. Аннары куркыныч төш кебек. Кемнең онкогемотологиядә булганы бар, мине аңларлар. Мәңге хәтердә калыр. Мин бөтен барлыгым белән барысының да яхшы булуын сорап ялвардым. Врачлар вердикты: бала авыру да түгел, сәламәт тә түгел. Сәламәт тәндә онкологик күзәнәк 5% бласт булырга тиеш, ә безнеке 11% иде. Дәвалау исә алар 30% булганда башлана. Бу этапта дәвалый алмыйлар, башта бластларның үсеш динамикасын белергә кирәк дип аңлаттылар. Шуңа күрә ай ярымда дүрт пункция ясадылар. 

Аларны көткән көннәрдә йөрәк ничек өзгәләнгәнемне үзем генә беләм. Күңелдә исә бары бер сорау: ни өчен соң бернәрсә дә эшләп, ярдәм итеп булмый. Нигә дәвалап булмый? Ник? Ни өчен?”

Эльмира Камиләне әти кызы дип атый. “Әнисе корсагында булганда, безгә узида ук әйттеләр: әтисенә охшаган, күзләре әтисенеке дип. Чынлап та шулай. Ә хәзер шушы әтисе кызы холкы ягыннан да Илдарга охшаган: шулай ук түзем, кире, кызыксынучан, җитди, елмаерга күндерергә аны бик авыр. Без бу тормыш вәзгыятендә берләштек, бер-беребезне чынлап аңлый, ишетә, бернәрсәгә дә карамастан, балабызны ныграк ярата башладык”, - дип яза ул.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Сегодня был тяжелый день. Четвертый раз сдавали пункцию. Ждём результатов - на сколько же выросло количество бластов. Пришли анализы из Москвы из клиники имени Рогачева - диагноз подтверждён... ОСТРЫЙ МИЕЛОБЛАСТНЫЙ ЛЕЙКОЗ, а это самая сложная форма лейкоза. Есть некоторая вероятность, что это все таки окажется более легкая форма лейкоза, поэтому для выявления этого сегодня сдали ещё ряд анализов. Нет сил, нет слов. Тяжело отходим от наркоза. Сегодня как-то так. #helpkamilla

Публикация от HELP KAMILLA (@helpkamilla)

 

Камиләгә ярдәм итәргә теләгәннәр өчен реквизитлар:

карта Сбербанк: 4276862020862613, на имя Ильдар Фирдинандович Г.

карта Сбербанк: 5469620020171441, на имя Эльмира Шамилевна Г.

✅ карта Альфабанк: 4584432812396308, на имя Ляля Тухбатуллина

✅ карта Тинькоффбанк: 5536917710305787, на имя Ляля Тухбатуллина

ВАЖНО: в назначении платежа/перевода указать, что это «Благотворительное пожертвование»

 

Автор: Зәринә ХУҖИНА
Фото: www.instagram.com/helpkamilla/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев