Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ашау өчен эшлисезме, эшләү өчен ашыйсызмы?

Халыкның 30 проценты чамасы эшләгән акчасының яртысын диярлек ризык алуга тота. Rabota.ru порталы уздырган сораштыруда әнә шундый нәтиҗә ачыкланган. Ризык алганда акчаны кысыб­рак тотарга туры килгәне бармы, дигән сорауга респондентларның 91 проценты уңай җавап биргән. Акча җитми башласа, халык балык, шикәр, кондитер ризыклары, җиләк-җимешне азрак ала башлый икән. Ә сез ашау өчен эшлисезме, әллә эшләү өчен ашыйсызмы?

Гүзәл Кашапова, музыка белгече:

 
– Бик күпләрнең көне дөнья куу белән уза. Бар эшләгәнебез ризык өчен генә.  Хәзерге заман бәяләре­нә күз салсак, бар нәрсә кыйммәт. Ә хезмәт хакы әллә ни югары түгел, бигрәк тә бюджет өлкәсендә. Дөрес тукланыйм, рәтлерәк кием алыйм дисәң, янчыгыңның калын булуы мәҗбүри. Ә балалар үстергән гаи­лә­ләргә тагы да күбрәк кирәк ул акча. Хәерлегә булсын. Алай да, Яңа елга яңа өмет белән карыйбыз әле, бар да яхшы булыр дип тынычландырабыз үзебезне!

Эльвира Хамматова, җырчы:


– Мин эшләү өчен ашыймдыр. Дөрес туклану дигәннәре белән дә баш ваткан юк. Өйдә нинди ризык бар, кайчан телим, шунда утырам да ашыйм. Ризыкка акча күп тотылганын яшермим. Кибеткә барасың да, кирәксә-кирәкмәсә, кәрҗинең­не тутырып әйбер җыеп чыгасың. Әле ач та булсаң, тагын күбрәк алына. Тик ул ризыкның яртысы кирәк­сез булып чыга. Ашарга вакыт җит­ми, ә ризык бозыла. Шуңа күрә мин хәзер акчаны да кысып тотуның рәтен таптым. Кибеткә барганчы, исемлек төзим. Кирәк-яракны бет­кән­нән беткәнгә генә алам.

Гөлназ Шамилова, укытучы:


– Авылда торгач, ризыкны талымлап тормыйбыз. Ашар өчен акча күп тотам дип әйтеп булмый. Бәрәңге, ит, яшелчәләр, кайнатмалар үзебезнеке. Камыр ризыклары да пешерәм. Акчабыз онга, шикәр комына гына китә. Әллә нигә бер Казанга кунакка, акча туздырырга барып кайтабыз. Анда баргач, кафеларга да кереп чыгабыз, кием-салым да, тәмлүшкәләр дә алабыз. Ашау өчен яшибез дип әйтә алмыйм. Мөгаен, яшисе килгәнгә, ашыйсы киләдер дә инде ул.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:


– Бу мәсьәләгә дин ягыннан чыгып караганда, Аллаһы Тәгалә кешене гыйбадәт кылу өчен яратты. Ә аның өчен хәрәкәт итәргә, эш­ләргә тиеш. Ә ашау яшәешне сак­лау өчен мөһим. Без, Пәйгам­бәребез кушканча, ризыкны чамалап ашыйбыз, тыгылганчы түгел. Кеше хәрәкәтенә күрә, хезмәт хакын ала. Ризыкның Аллаһы Тәгалә­дән икәнен дә аңлыйбыз. Эшләп кенә баеп булмаганын да яхшы беләбез. Эш нәтиҗәсендә генә байлык килсә, ишәк белән ат та алтын сарайларда яшәр иде. Кеше үзенә тиешлесен ала һәм юрганына карап, аягын суза. Кемгәдер ипи дә тансык, кемгәдер ипи өстенә май, өченче берәүгә майдан тыш уылдык та кирәк. Зур кибетләрдә ашамлык салырга арба куелган. Янында гына кәрҗин дә тора, аны күтәреп йөрсәң, ризыкны да азрак аласың. Юк, күпчелек адәм баласына тонна-тонна әйбер тутырырга арба кирәк. Бишәр мең сумлык аракы-шәраб сатып алучылар була. Аңа ничек акча җитсен?! Ә кем­неңдер пенсиясе биш мең сум. Булганны исраф итмичә, тота белергә өйрәнү – зур нәрсә.

Диләрә Мусина, табибә:


– Мин ул процентка кермим. Хезмәт хакымның күп өлеше ашау-эчүгә китә дип әйтә алмыйм, башка ихтыяҗларга да акча кала. Безгә күп ризык – ит-май, бәрәңге, бүтән яшелчәләр авылдан килә. Күп әй­берне ирем сатып алып кайта. Соңгы елларда табибларның хезмәт хакы да артты. Айга уртача кулга 40-45 мең сум акча керә. Аннары белгечләрнең байтагы ике­шәр-өчәр урында эшли. Бер хезмәт хакы гына җитсә, алай йөрмәсләр иде.     

Җәүдәт Гыйльманов, продюсер:


–  Күпме эшләсәң дә, акча җитми, дигән әйтем йөри халыкта. Белмим, безнең гаиләдә акча җитә. Ашарга китә инде күбесе, әмма бераз кала да әле. Эшкә  эшләр өчен йөрим, чөнки күңелемә ошый.

Гөлзәйнәп Хәсбиева, идән юучы (Казан):


– Бар тапкан акча гаиләне туендырырга китә. Кая анда күңел ачу?! Их, акча булса, бассейнга да, матурлык салоннарына, концерт-театр­ларга йөрер идем. Хезмәт хакы аз булгач, әллә ни кыландырып булмый шул. Бер кибет киштәсенә, бер акчага карап торган чаклар да аз түгел. Балалы өйдә кәнфит, перән­нексез дә торып булмый. Шуңа кү­рә  чәкчәген, баллы пирогларны, хәтта ипине дә үзем пешерәм. Ши­кәр комы, он, май – безнең гаиләдә иң күп сатып алына торган ризык. Витамин булсын өчен яшелчә, җи­ләк-җимешләрне җәй көне күп итеп ашап калырга тырышабыз. Әле ярый авылдан бәрәңгесен, итен биреп торалар. Өйдә төп ри­зык­лар булса, без  шуңа да риза.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 23.11.2018/)

 

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев