Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ашарга кертмиләр иде»: 54 яшьлек хатын үзен бала тудыру йортында ук чит гаиләгә биргәннәрен ачыклаган

25 мартта НТВ каналында «ДНК» тапшыруында 54 яшьлек хатын катнашты. Ул Оренбург өлкәсенең Грачевка авылында яши.

Күп балалы гаиләдә үскән ханым үзен 54 ел элек бала тудыру йортында алмаштырганнар дип исәпли. Бала тудыру йортында туган сабыйны үз әнисенә түгел, башка кешегә биргәннәр, имеш. Людмила гомере буе шуны уйлап яши, ул тапшыру буена күз яшьләрен тыя алмады.

Людмила исемле хатын балачагыннан ук үзен бу гаиләнеке түгел дип сизгән. Моңа кадәр чыккан «ДНК» программаларын караганнан соң, ул ярдәм сорап НТВ каналына мөрәҗәгать иткән. Гомере буена бөтен туганнары да Людмиланың әтисенә дә, әнисенә дә охшамаган булуын әйткән. Алты балалы Марфиннар гаиләсендә әти-әнисе бу кызны какмаган, шулай да беркемгә дә охшамаган булуына гаҗәпләнгәннәр.

Шулай да Марфиннар 54 ел буена үз кызлары чит гаиләдә үсә микән дип борчылган. Бала тудыру йортыннан чит кеше баласын алып кайтмадыкмы икән дип баш ватканнар.

Абый-апалары моны ишетеп торып, бала Людмиланы кыерсытканнар. Нәни Люданы апалары урамга куып чыгарып, ишектән кертми тоткан. 54 яшьлек ханым хатирәләрен сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмый. «Туганнарга бара идек. Уйнап йөргән бала-чагаларны урамнан ашарга чакырганда, мине кертмиләр иде. Икенче анаң янына бар, дип куалар иде», дип елый ул. Әти-әнисе кызны яклаган, әлбәттә. Сабыйны ашарга кертмәгән өчен, туганнарын да ачуланганнар. Тик әйләнә-тирәдәгеләр Людага чит кеше баласы булуын һаман искәртеп торган.

14 яшьлек чагында ул пионер лагеренә бара. Шунда нәкъ үзе кебек Люда исемле кызны очрата. Ул бу кызны апайларына охшата. Өйгә кайткач әнисенә дә әйтеп карый — «мине шушы кыз белән алмаштырдылармы икән», ди. Тик әнисе Люданы тынычландыра. Инде олыгайган Людмила үзен нәкъ менә шушы кыз белән алмаштырганнар, дип саный.

Реклама

Тапшыруда Люданың олы апалары да бар иде. Алар инде барысы да борчуларны да, кагу-сугуларны да оныткан. Сеңелләрен дә чит дип санамыйлар. 

«ДНК» тапшыруы экспертиза уздырганнан соң, бу имешләр чын булуы ачыкланды. Чыннан да бу хатын әлеге гаилә белән биологик яктан туган түгел. 54 ел элек Оренбург өлкәсендә бала тудыру йортында яңа туган сабыйны алмаштырганнары исбатланды.

Тапшыруга килгән 80 яшьлек ана бик кызганыч булды. Людмила әнисен гаепләми. Ул аңа рәхмәтләр генә әйтә. 80 яшьлек Майя Марфина 54 ел элек бала тудыру йортыннан чит кызны алып кайткан. Шушы елларда аның үз баласы башка гаиләдә үскән. Чал чәчле мескен хатын күз яшьләрен тыя алмый. 

Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының Оренбург буенча Тикшерү идарәсе 54 ел элек сабый балаларны алмаштыру турында тикшерү эше ачкан.

 
 

 

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев