Саба дулкыннары

«Армиядән калма! Алмасалар, талашып булса да кит»

«Армиядән калма! Алмасалар, талашып булса да кит». ТАССРның халык артисты, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Евстигней картны уйнаган Һидаят Солтановның әтисе бу сүзләрне колагына киртләп куйган. Туфан Миңнуллин көндәлекләрендә шулай дип язып калдырган.

30нчы еллар ахыры бу, Һидаять - хәрби заводта, анда эшләүчеләрне бронь белән калдыра торган булганнар.

Һидаятне дә калдырганнар. Менә шунда әтисе әйткән: «Бел дә тор, тиздән сугыш башланачак, ул сугыштан синең яшьтәгеләр калмаячак. Ни әйткәнемне беләм мин, герман сугышында катнашкан кеше. Монысы тагын да хәтәррәк булачак. Сугышка сукыр килеш барып керергә ярамый. Солдат хезмәтен узып кайтсаң, сакланырга өйрәнеп кайтасың».
«Әти сүзен тыңладым, һәм чыннан да, сугыш вакытында армиядә булуның бик зур файдасы тиде. Сукыр килеш сугышка килеп кергән күпме егетләребез әрәм булды. Сугыш бит ул кинодагыча «Ура!» кычкырып йөгерү түгел. Аның төп сере - үзең үлмичә, дошманны юк итү», - дип сөйләгән Һидаят абый язучыга.

Аллага шөкер, мин фәкыйрегезгә сугышларга эләгергә язмады, тик һәр чорның үз бәласе дигәндәй, безнең яшүсмерлек-яшьлек чорларына гопниклар, группировщиклар «чәчәк аткан» вакыт туры килде. Хәзер кайберәүләр ул чордан ниндидер романтика эзләп тапмакчы була, шул вакыттагы банда исемнәре белән футболкалар чыгара башлаганнар, ләкин чынлыкта исә ул сугышка тиң бер куркыныч күренеш иде. Без, авылда үскән малайлар, бу әйберләрдән азмы-күпме сакланган идек. Ә менә шәһәрдә үскән бер дустым күптән түгел генә исенә төшереп торды, 1988 елда ул укыган мәктәптә 11 кешегә (балага!) җинаять эше кузгатылган булган.

«Безнең йортта яшәгән 10нчы сыйныфта укучы малайны үз фатирында асып куйдылар, кем үтергәнен таба алмадылар. Икенче бер күрше малай, ә аңа 14 кенә яшь иде, тагын өч «подельнигы» белән бергә кеше үтергән өчен төрмәгә утырды. Минем классташымның эченә пычак белән кереп чыктылар», - дип санап чыкты дустым. Минем исә күрше авылдагы хәлләр искә төште. Бер төндә Иске Маҗында җиде кешене атып үтергәннәр иде...

Шуларны да уйлаптыр инде, күрәсең, әнинең мине Казанга укырга бер дә җибәрәсе килмәгән иде, тик мин үҗәтләнеп барыбер университетка барып кердем. (Анысы үзе бик кызыклы тарих, бер язылыр әле.) Әллә тулай торакта тормаганга (мин чыбык очы туган бер әбинең фатирында бүлмә «снимать» итеп тордым Казанда укыганда), әллә кирәкле-кирәксез урыннарда маҗара эзләп йөрмичә өйдә баш күтәрми укып һәм язып ятканга, «мотальщик»-мазарлар белән очрашырга туры килмәде миңа, Аллага шөкер. Тик шулай да берсендә бик четерекле хәлдә калган идем...

1991 елда кышын Казаннан автобуска утырып Минзәләгә кайтып киттем. Бүгенгедәй исемдә, аклы-зәңгәрле «ЛАЗ» автобусы иде ул, үкерә-­үке­рә, көчәнә-көчәнә, шалтыр-шолтыр, дөбер-шатыр кайта бу, мин сиңа әйтим! «Кыр уртасында ватылмаса гына ярар иде», - дип уйлап та бетермәдем, шартлап сүнде бу драндулет. Өч сәгатьләп «җан» кертергә тырышты автобусына шофер. Аңа пассажирлар арасыннан ике-өч ир-ат булышты. Каттык, өшедек! Ниһаять, кабынып китте автобус!

Минзәләгә кичке алтыларда кайтырга тиеш идек, тугызларда гына кайтып җиттек. Ул вакытларда автобуслар кешеләрне шәһәр читендәге автовокзалда төшерә торган иде. Соңга калгач, шофер безне жәлләп, Минзәләнең үзәк мәйданына кадәр - почтамт янына китереп куйды.

Белмим, хәзер дә шулай микән, ул чакта Минзәлә өчкә бүленгән иде: Поселок (анда күбрәк нефтьче гаиләләре яши иде), Конка (элегрәк бу урында бик зур ат базары булган, шуннан калган исем) һәм Колхозка (иске шәһәр). Почтамт Колхозкага керә, миңа Поселокта яшәүче туганнарга барырга кирәк. Шактый гына суык төн иде ул, юлда да өшеп беттек, шуңа мин, тиз-тиз атлап, караңгы урамга кереп киттем. Йөз метрлап та узмаганмындыр, каршыга җиде-сигез егет килә. Кыяфәтләреннән сизелеп тора: хәзер бәйләнәчәкләр.

Безнең ара торган саен якынлаша. Борылып кирегә йөгерсәң, үзеңә генә начар эшлисең, алар күп, барыбер берәрсе куып тотачак. Ярар, ни булса, шул була инде дип, атлавымны дәвам итәм, нык басарга тырышам.

Очраштык. Тәмәке сорадылар. Тартмыйм, дим. «Син каян соң, нишләп без сине белмибез?» - ди берсе. Авылдан дисәң, кыйнап, барлы-юклы акчаларны да талап ала инде болар. Колхозкадан яки Конкадан дияр идең, мин анда беркемне дә белмим, ә болар, киресенчә, бөтен кешене дә белә, ялган шундук ачылачак. Поселоктан дияргә ярамый, чөнки ул вакытта Колхозка малайлары белән поселокныкылар асфальт бүлешеп сугыша иде. Чаллыдан килдем, дисәң дә эчеңә пычак белән кереп чыгулары бар, чөнки ул чакларда Минзәлә бандитлары чаллыныкылар белән гел сугышып кына торалар иде.

Бу уйлар бит баштан секундның йөздән бер өлешендә узды! «Син каян соң, нишләп без сине белмибез?» - дигән сорау яңгырау белән, мин шундук тыныч кына: «Казаннан», - дип җавап бирдем. Алдашмадым бит әле өстәвенә, дөресен әйттем.

- Нишләп әле без сиңа ышанырга тиеш? - дип сорады берсе. (Сөйләшү урыс телендә барды инде, әлбәттә.)
- Әнә бит Казан автобусы тора, яңа гына шуннан төштем, - дим, почтамт ягына ишарәләп.
- Кая барасың?
- Эш буенча, - дим. Чөнки Поселокка дисәң, сүнеп барган учакка утын ташлаган кебек була.

- Нинди эш?
- Миңа ярамый әйтергә, сорамагыз, - дим.
Үземнең уң кул кесәдә, юри чыгармыйм. Эт белсен, ул кесәдә ни булмас?! Тавыш та бик көр генә чыга минем, курку әллә кая китеп югалды. «Бу Казан дураклары белән бәйләнгәнче», - дип уйладылар микән инде, «пока», - дип китеп бардылар болар.

Шулай шул, тикмәгә генә әйтмәгәннәр инде, беләге булган берне егар, белеме булган (башы эш­ләгән) меңне егар дип.
Милли фронтта кечкенә генә булса да бер җиңү яуларга да булышкан иде ул баш эшләү миңа. 2011 елның апрель башлары. Чаллы хакиме матбугат конференциясе җыйды. ирешелгән уңышлар турында сәгатьтән артык сөйләде. Фәлән кадәр «КАМАЗ» автомобиле конвейердан чыккан, төгән кадәр квадрат метр торак төзелгән, фәлән миллиард сумлык товар сатылган, төгән кадәр пассажир йөртелгән һ.б.

Тукайның 125 еллык юбилее елы иде ул, шул турыда ни дә булса әйтер микән дип көтәм мин. Ниһаять иң ахырда бер җөмлә яңгырады, анысы да урысча: «Проведен конкурс детских рисунков, посвященный 125 летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая».

Журналистларның сорауларына чират җитте. Һәрвакыттагыча ЖКХ, эшләми торган лифтлар, чистартылмый торган тротуарлар, җимерек юллар турында китте сүз. Дүртенчеме, бишенчеме булып, миңа да сүз бирделәр.
«Сүз дә юк, шәһәрдә чыннан да зур икътисади һәм социаль проектлар тормышка ашырыла, ирешелгән уңышлар да күп, сөенерлек урын бар, - дип башладым мин. - Тик килешәсездер, балалар арасында рәсем бәйгесе ел саен үткәрелә, бөек Тукайның 125 еллык юбилеен моның белән генә чикләү, минемчә, һич тә дөрес түгел. Үзегез дә күреп тордыгыз, әле ике атна элек кенә Казанга килгәч, Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Дәүләт Советы трибунасыннан татар телендә Тукай шигырен укып күрсәтте.

Чаллы дөнья­га «КАМАЗ»лары аркасында танылса, татар халкы дөньяга Тукае булганга билгеле. Алдан әйткәнемчә, Чаллыда бик күп зур проектлар тормышка ашырыла. «КАМАЗ» төзелгән еллардан ул шулай традициягә кереп калган, Чаллы дигәч, беренче чиратта масштаблы эшләр күзалдына килә. Әгәр дә инде ярты миллионнан артык кеше яшәгән Татарстанның икенче шәһәрендә, Чулман аръягының башкаласында татар театры өчен бина төзү безнең көчебездән килми икән, ичмасам, Тукайның 125 еллыгына булса да без аңа һәйкәл куя алабызмы?»

Спикер бер мизгелгә югалып калган сыман тоелды миңа, ул як-ягына караштыргалап алды, тик шулай да җавапны бик тиз һәм бик кыска итеп бирде: «Алабыз!»
Матбугат конференция­се беткәч, лифт янында бер таныш чиновник белән икәү генә калдык ничектер. «Ну, Равил, сорауны куя да беләсең инде үзең, - ди бу, борын астыннан гына мыгырданып, үзе никтер миңа түгел, идәнгә карап тора. - Тагын ни дип җавап бирмәк кирәк инде мондый сорауга?! «Юк», - дисәң, портфельне тапшырып, кәнәфиеңне бушатасы гына кала».

...Һидаят абыйның сөйләгән сүзләрендә (Туфан абыйның язганнарында) сакланудан бигрәк, әзерлек­ле булу турында сүз бара, минемчә. Ә аларны сагынып әллә нинди уйларга батуым бер дә гаҗәп түгел. Чөнки Һидаят абый мине беренче мәртәбә Камал театрының сәхнә артына алып кергән кеше, ә Туфан абый драматургиянең кайбер серләрен ачып бирде...

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: