Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Арчада самолеттан кыр казларын атканнар

Таҗлы вируска каршы үткәрелә торган чараларга бәйле рәвештә, быел киек кошларга язгы ау ачылмый, дип әйтәләр. Моңа казлар бик шатланыр инде, өркетүче булмагач ерак юллардан соң рәхәтләнеп ял итеп китәрләр.

Күктә тезелешеп очкан казлар күргәндә моннан шактый еллар элек булган вакыйгалар искә төшә.

Бервакыт минем янга районда аучылыкны алып баручы Җәүдәт  Нигъмәтҗанов (мәрхүм инде, урыны җәнәттә булсын) килеп керде. “Самолеттан каз аталар, – диде ул. – Саклап ятып та карадым, самолетның номерларын да язып алдым. Бу башбаштак-лыкка ничек чик куярга?”

 

Ата улны, ана кызны белми торган чор булып алды бит әле. Яз җитеп басулар кардан арчылуга уҗым тукландырырга унлап самолет килеп җитә.

 

Уҗым да тукландыра самолетлар, бер уңайдан башка “эшләргә” дә ярап куя. “Кичке якта Мари Иле республикасына көмешкәгә очабыз, – дип сөйләгән иде бер агроном. – Төн кунып калган вакытлар да була иде”.

 

Ә зуррак түрәләр самолет белән каз аулый. Төркем өстенә күтәреләләр дә, бичаракайларның җаннарын кыялар. Шундый “аучылар”ның берсе төркемдәге казларга тиерә алмый икән: “Хәзер үзеңне тотып ыргытам!” – дип сүгә моны иң зур түрә. Бу хакта бер танышыма сөйләгән идем. “Аларның барысын да тотып ыргытасы булган”, – диде.
 

Мәтәлеп төшкән казларны аста колхоз рәисләре җыеп йөри. Эләктерә алганнарын авыл хатыннарына биреп эшкәрттерәләр. Күпме каз әле яраланып, имгәнеп табылмый калгандыр...

 

Бер елны язгы ау чорында рейдка чыктык. Югары Курса авылы янындагы арпа басуында шәһәрдән кайткан аучылар шалашлар ясап казлар килгәнне көтеп ята. Документларын тикшерәбез, яхшы сыйланган болар. Икенче көнне Казаннан шалтыраталар: “Сездә анда нәрсә булган, аучылар яна язган дигән хәбәр бар”. Бактың исә, иртән бригадир менеп эшкәртергә комачауламасын дип, камылга ут төрткән. Бәхетләренә, киемнәре яна башлагач уянырга өлгергән тегеләр...

 

Ильяс Фәттахов
Фото һәм чыганак: arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев