Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Аракы сортларының мөселман киносына нинди катнашы бар?” Мөселман кинофестивалендә җиңгән фильм тирәсендә бәхәс тынмый

Татарстан кинематографистлары XIV Халыкара мөселман кинофестиваленең “Милли конкурс” секциясендә премияләрне бирү буенча канәгатьсезлек белдерә. “Милли конкурс” номинациясе Татарстан киноматографиясен үстерү өчен узган ел булдырылган иде. Быел “Иң яхшы милли фильм” дип Мәскәү режиссеры Галина Долматовскаяның “Чистополь. Из жизни малого города” фильмы җиңү яулады.

Танылган кинорежиссер һәм документалист Юрий Гвоздь Мөселман кинофестивалендә Галина Долматовскаяның “Чистополь. Из жизни малого города” фильмы җиңүен дөрес түгел дип саный. Аның фикеренчә, бу номинациядә Татарстанда төшерелгән яисә Татарстан катнашында булган фильм гына катнаша ала. Ә Галина Долматовская – Мәскәүдә яшәүче 79 яшьлек режиссер, шагыйрь Евгений Долматовскийның кызы. Дөрес, аның Татарстанга бөтенләй катнашы юк дип әйтеп булмый - ул Бөек Ватан сугышы вакытында кечкенә чагында Чистайда яшәп алган. 

Долматовская Татарстан кинорежиссерлары бергә эшләмәгән, фильмны Мәскәү кешеләре генә төшергән. “Бу фестивальнең регламентына туры килми”, - ди Юрий Гвоздь. Регламентка күз салсак, секциядә барлыгы 10 кинофильм гына катнаша ала, тик быел ни өчендер катнашучыларның саны 15кә кадәр арткан. Гвоздь моның белән дә риза түгел.

Татарстан иҗат әһелләрен “Чистай фильмы”ның иганәчесенең аракы заводы булуы һәм кадрда спиртлы эчемлекләр пропагандалануы дә борчый. 

Мөселман кинофестивалендә аракы күрсәтелгән фильм җиңәргә лаекмы? Нәрсә ул “Милли кинофильм”? “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе кино һәм режиссерлык, татар дөньясы өлкәсендәге шәхесләрдән бу сорауларга ачыклык кертүне сорады.

Фильм хакында кыскача

“Чистополь. Из жизни малого города” - документаль фильм. Анда ниндидер бер сюжет линиясе бар дип әйтеп булмый. Бу фильм Чистай шәһәре хакында. Чистай нинди шәһәр, анда кемнәр туган, кемнәр яшәгән, нинди предприятиеләр бар - фильм шул хакта. Аны күпмедер дәрәҗәдә презентацион фильм дип тә әйтеп була. 

Фильмның тагын бер өлеше сугыш вакытындагы Чистай турында. Галина Долматовская шәһәргә эвакуацияләнгән язучылар, шагыйрьләр турында сөйли. Галина Долматовскаяның әтисе хакында да бер эпизод күрсәтелә. 

Фильмда Чистай чиркәве һәм мәчетеннән дә күренешләр бар.

 

“Бу - коточкыч!”

Номинациянең приз фонды – бер миллион сум. Гвоздь фикеренчә, бу сумма яшь режиссерларны кызыксындырырлык, аларны яңа иҗади проектларга җәлеп итә алырлык сумма. Ул шушы акчаның читкә китүенә ризасызлык белдерә. "Мәсәлән, Татарстан турында фильмнар төшергән егетләр-кызлар бу акчага лаек түгелме әллә?" - дигән риторик сорау куя ул.

Юрий Гвоздь Халыкара мөселман кинофестивалендәге милли конкурс җәмәгатьчелек таләбе белән кабул ителгәнен әйтте. 

"Узган елны фестиваль кысаларында милли конкурс оештыруны сорадык. Инициаторлар арасында мин дә бар идем. 

Милли конкурсның нигезләмәсе буенча конкурста ике төп таләп куелды: Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән студия һәм сценарий авторы, режиссер, фильм төшерүчесе Татарстанда яшәүче кешеләр булырга тиеш иде. 

Милли конкурсның асылы Татарстан кинематографистларына, ТР киносәнгатенә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бу нисбәттән, конкурсның призерларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бер миллион сум акча бүлеп бирде. Ул бик мөһим момент. 

Узган елда бер проблема да булмаган иде. Тик быел вәзгыять үзгәрде: исемлекне карасам, Галина Долматовскаяның “Чистополь. Из жизни малого города” фильмы эләккән. Милли конкурска бу фильмны дөрес керткәннәр микән дигән сорау туды. Фильмның режиссеры – Мәскәү кешесе, аның Татарстанга бернинди дә катнашы юк. Ул бары тик Чистайга килеп, фильм төшерүдә генә катнашучы. Таләпләр буенча, бу фильм Милли конкурска бөтенләй дә туры килми. Баштан да ул очраклы рәвештә килеп эләкте микән, дип шикләндем.

Сәхнәдән Чистай турындагы фильм – иң яхшы татар милли фильмы дип игълан иткәч, мин урынымнан торып киттем. Артымнан журналистлар куып тотып, ни булды дип, сорарга тотындылар: “Бу – коточкыч!”, - дидем. 

Халыкара мөселман киносы фестивале һәм “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасының директоры Миләүшә Айтуганова фильм Татарстан турында дип аклана.

Күз алдыгызга китерегез, иртәгә безгә америкалылар килделәр, әйтик, КамАЗ турында фильм төшрделәр, ди. Без алар төшергән фильмны иң яхшы милли фильм дип атый алабызмыни? Парадокс бит бу!”

“Аракы сортларының мөселман киносына нинди катнашы бар?”

Юрий Гвоздь фильмның эчтәлеге турында сөйләшүне темадан читкә китү дип саный. Әмма ул фильмның бу ягына да дәгъва белдерә.

"Фильмның сыйфат ягы – бөтенләй икенче сорау. Әмма “Чистополь. Из жизни малого города” фильмы бер сәгать тирәсе бара, ул Чистай шәһәре турында. Башлам өлештә сугыш вакытында яшәгән кешеләр хакында сөйләнелә, шәһәрнең истәлекле урыннары күрсәтелә. Фильмны бер сәгатькә сузар өчен, 10-15 минут буена Чистай сәгать заводы, Чистай төрмәсе, Чистай ликер-аракы заводындагы аракының сортлары һәм тагын әллә нәрсәләр турында мәгълүмат бирелә. 

Мин мөселман түгел. Әмма әйтегез әле, аракы сортларының мөселман киносына нинди катнашы бар? Шәхсән минем Долматовскаяга бернинди дә дәгъваларым юк. Егерме минутлык фильмнан бер сәгатьлек ялыктыргыч фильм төшергән ул!

Фильмнан кадр

Күбесе барысын да жюри әзгъзалары хәл итә, дип уйлый. Кинофестивальдә барлыгы тугыз кеше хөкемдар булып утыра. Төрекмәнстаннан килгән жюри әзгъзасыннан сораган идем, ул: “Мин бу фильмны гомумән күрмәдем”, - дип җавап кайтарды. 

Моны аңларга була, фестивальгә алтмышлап фильм килә, ике-өч кеше берничә фильмны карый, калган ике-өчесе башка фильмнарны барлый. Ягъни бар жюри да фестивальдә катнашкан фильмнарны физик яктан карап чыга алмый. Ә милли конкурска караган фильмнарга премия бирүне бездәге жюрилар хәл итә булып чыга. Шуннан чыгып, үзегез фикер йөртегез инде, барысы да аңлашыла”, - ди Юрий Гвоздь.

Мөселман киносының идеясе икенче планга калды

Татарстанның кинематографистлар союзы рәисе Илдар Ягъфәров та бу хәл белән килешеп бетмәвен әйтте. 

“Милли кино” номинациясендә җиңүче – милли режиссер булырга тиеш иде. Миңа калса, конкурсның төп идеясе – яңа режиссерлар, операторларга алга таба үсәргә мөмкинлек бирү. Гомумән, Халыкара мөселман кинофестивале озакка сузылган “үтә дә зур проект”ка әйләнде. Мөселман киносының идеясе икенче планга калды. Соңгы вакытта иң яхшы хатын-кыз, иң яхшы ир-ат роле номинациясендә икешәр приз бирә башладылар. Болай ярамый. Фестивальдә катгый рәвештә бер генә приз бирелергә тиеш, шул очракта гына аның статусы сакланып кала ала”.

“Татарстандагы кинорежиссерлар, республикадан ярдәм алмагач, Мәскәүгә һәм Питерга китеп бара”

Казан режиссеры Ринат Юзаев милли кадрларны үстерүгә бирелгән акчаның читкә китүенә борчылу белдерде. 

“Татарстан Президенты, милли кинематографияне үстерер өчен, махсус акча бүлеп биргән. Шуңа күрә дә, үзебезең милли кадрлар үсеп чыгарга тиеш, дип уйлыйм мин. Татарстанда кино өлкәсендә эшләүче бихисап яшьләр бар, кызганыч, алар алга таба фильмнар төшерә алмый, республикадан ярдәм юк. Шул сәбәпле, алар Мәскәүгә, Санкт-Петербургка китеп бара. Милли конкурс кайдандыр читтән килгән кешеләрне үстерер өчен түгел бит, нәкъ менә шул яшьләргә ярдәм итәргә кирәк.

Башкортстанда танылган балетмейстер Рудольф Нуриев турында фильм төшереләчәк. Әгәр дә Америка кинематографистлары килеп төшерсә, аны иң яхшы башкорт фильмы дип атап булыр идеме? Бу бит барыбер башкортларның милли фильмы булмаячак”.

“Регламент буенча туры килсә, бу бәхәскә урын юк”

Казан кинорежиссеры Илдар Матуров: “Регламент буенча Галина Долматовскаяның фильмы туры килә икән, бу бәхәскә бернинди дә урын юк, дип саныйм. Әгәр дә фильм нигезләмәгә туры килмәсә, бу бозу була. Монда төрле хилафлыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә безгә нигезләмәне яхшылап өйрәнергә кирәк”.

“Милли фильмда төп тел – ана теле булырга тиеш”

Язучы-прозаик, драматург һәм театраль режиссер Рабит Батулла: “Милли фильм турында сүз алып барабыз икән, ул саф татар телендә булырга тиеш. Аны теләсә кем килеп куярга мөмкин. Фильмның режиссеры яһүд яки америкалы булса да, фильмның татар телендә төшерелүе зарур. Бу – иң беренче таләп. Татар турында яки Татарстанга, татар теленә кагылышлымы ул, татар йолалары турындамы – астөшермәдә текст рус теленә тәрҗемә белән барырга яисә ул комментарийлар белән бирелергә тиеш. Актерлар барыбер татарча гына сөйләшергә тиеш. Мин татар фильмын шулай күз алдына китерәм. 

Әгәр дә татар гаиләсе турында рус фильмы бул икән, ул фактик яктан, барыбер рус фильмы була. Төп тел – ана теле”.

“Иң мөһиме – үзебезнең фильмнарны үстерү”

Күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллин: “Әлбәттә, мин Татарстан киносы үсү ягында калам. Мин, беренче чиратта, үзебезнең кешеләр эшләү яклы, кайдандыр килгән кешеләр башкарырга тиеш түгел. Халыкара мөселман кинофестивален үткәрүнең мәгънәсе дә бит шуңа кайтып калырга тиеш. Яхшы фильмнарны без кайда да күрә алабыз, әмма иң мөһиме – үзебезнең фильмнарны үстерү”.

“Киләчәктә акыллырак булырга кирәк”

Драматург Мансур Гыйләҗев: “Булган – узган инде, ни өчен хәзер ул мәсьәләне яңадан күтәрергә? Киләчәктә акыллырак булырга кирәк, шул гына. Кире кайтып, әлеге мәсьәләне яңадан карауны кирәк дип санамыйм. Бәлки, ул ялгышлыктыр. Ләкин жюри әгъзалары да бит тере кешеләр, компьютерлар түгел. Барысын да ничек булган, шулай калдырырга кирәк, дип уйлыйм мин. Бу хәлне тыныч кына кабул итеп, киләчәк турында уйларга кирәк.

Гомумән, безнең фильмнарның бик күп премияләр алуын ошатып бетермим. Әфгәнстаннан, Сүрияләрдән киләләр – ул илләрдә бит сугыш бара! Алар сугыштан качып, чикләрне узып, безгә өметләнеп җиңеп чыгарга киләләр, фильмнарына зур бәя биргәнне көтәләр. Ә без күп призларны үзебезгә калдырабыз. Минемчә, бу – дөрес түгел! Премияләрне ерактан килгән чит илләргә бирергә кирәк, бигрәк тә авыр яши торган илләр бар. 

Без зур дәрәҗәгә лаеклы фильмнар төшерәбез икән, үзебезгә үк чит илләргә барып, җиңүләр яуларга кирәк. Минем карашым шундый. Ә мондый форматтагы чит илдә үтә торган конкурслар бихисап. Әйтик, безнең “Байгал” фильмы унлаган конкурста катнашты. Ай саен бөтен дөньяда унар-егермешәр фестиваль үткәрелеп тора. Шуңа күрә, безгә үзебезгә күбрәк йөрергә кирәк. Ниндидер ялгышлык киткән икән, шул турыда сукалап утыру, минемчә, дөрес түгел”.

“Галина Долматовскаяга “Иң яхшы милли фильм” номинациясендә премия дөрес бирелгән”

Халыкара мөселман киносы фестивале һәм “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасының директоры Миләүшә Айтуганова Гвоздьның дәгъваларын кире какты: “Галина Долматовскаяның “Иң яхшы милли фильм” номинациясенә премия дөрес бирелгән. Регламент буенча, бу номинациядә фильм Татарстан турында булырга мөмкин иде. Мәсәлән, былтыр Мисыр белән Татарстан турындагы фильм шулай ук җиңүгә лаек булды. Регламентка барысы да туры килә, һәм ул Чистай шәһәре турындагы зур фильм”, - диде ул.

Галина Долматовскаядан җавап юк

Галина Долматовскаяның үз фильмына карата әйтелгән дәгъваларга җавап бирергә теләмәде. "Татар-информ" хәбәрчесе озак вакытлар сөйләшүләр алып баруга карамастан, ул әлегә бер сорауга да җавап бирмәде. Аның белән телефон аша элемтәгә кергәч, ул электрон почта аша җавап бирергә вәгъдә биргән иде. Әмма озак вакытлар электрон почта аша сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсез калды. Галина Долматовская фильмга карата әйтелгән дәгъваларга җавап та бирми, җавап бирүдән баш та тартмый. 

"Татар-информ"да булган мәгълүматларга караганда, бу фильм хәзер чит илләрдә дә күрсәтелә. Мәсәлән, 11 ноябрьдә бу фильм Парижда презентацияләнгән. Фильмга Франциядә яшәгән русларны, татарларны да чакырганнар.

Фото: http://gov.cap.ru
 
Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: “Чистополь. Из жизни малого города” фильмыннан кадр

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев