Саба ТВ

Апрельнең беренче ункөнлегендә Татарстан елгаларында боз шартлатачаклар

Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә гариза биргәннәр.

(Казан, 28 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда боз шартлату эшләре уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

"Боз тыгылу куркынычы янаган урыннарда апрельнең беренче декадасында елгаларда боз шартлату эшләре үткәреләчәк. Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә гаризалар бар. Халыкка вазгыять буенча хәбәр җиткереп бару өчен, ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы файдаланылачак. Сулыкларда су күләмен күзәтеп тору 34 гидропост һәм кече елгаларда вакытлыча эшли торган 98 пост тарафыннан башкарыла", - дип белдерде Суржко.

Татарстан буенча Гидрометеорология станцияләре идарәсенең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь Куйбышев сусаклагычында суның нормадан 3,5-4 метрга артык булуын әйтте. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, ташуның кызган чорында аңа коючы елгаларның тамак өлешләрендә су ярларыннан ташып агуы ихтимал. "Беренче чиратта, бу Сумка, Зөя, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгалары", - диде ул.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: