Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Апастагы һәвәскәр автоконструктор пикап ясаган

Дизель двигатальле ретроавтомашина бер тонна йөк ташый ала.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апасның Кыр урамында яшәүче Фәнис Абдрахманов моннан 60 еллар элек чыккан ГАЗ-69 вездеход җиңел автомашинаны Каратундагы металл ватыгы базасыннан табып кайткан иске детальләрне кулланып автопикап итеп ясаган. Бу хакта "Йолдыз" газетасы яза.
 
Дизель двигатальле ретроавтомашина бер тонна йөк ташый ала. Моннан тыш һәвәскәр автоконструктор үз гаражында бик күп трактор-машиналар яңартты һәм тагылмалар да ясады.
 
Апаста тагын бер бик оста куллы һәвәскәр, әле пенсиягә чыккач та күп еллар токарь булып эшләгән Әгъзам Шәрәфетдинов та моннан 15 еллар элек үз куллары белән трактор җыйды. Андыйлар районда бихисап, без белмәсәк, алар турында сайтка язып элегез, аларны  барып күрербез һәм осталарның иҗат җимешләре белән рәхәтләнеп танышырсыз.

 

 

Фото: apastovo.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев