Апа белән сеңел (хикәя)

Алия белән Гөлиянең яшь аермалары зур түгел, бер ел гына. Игезәкләр диярсең. Әниләре исемнәрен дә охшаш итеп кушкан. Кызларга тәрбияне дә бер төсле итеп бирергә тырыштылар. Киемнәрне, уенчыкларны да бер төрлене алдылар. Тик кызларның йөзләре охшаш булса да, характерлары бөтенләй капма-каршы иде. Олы кызлары Алия тыйнак, тырыш булып үсте. Мәктәптә...
Алия белән Гөлиянең яшь аермалары зур түгел, бер ел гына. Игезәкләр диярсең. Әниләре исемнәрен дә охшаш итеп кушкан. Кызларга тәрбияне дә бер төсле итеп бирергә тырыштылар. Киемнәрне, уенчыкларны да бер төрлене алдылар.
Тик кызларның йөзләре охшаш булса да, характерлары бөтенләй капма-каршы иде. Олы кызлары Алия тыйнак, тырыш булып үсте. Мәктәптә дә гел алдынгылар рәтендә йөрде. Ә Гөлия исә артык шук, шаян иде. Уенда гел күңел ачу булды. Укуга да әлләни исе китмәде. "Акыллым" дип мактый иде әтисе Алияне. "Матурым" дип эндәшә иде әнисе Гөлиягә.
Мәктәпне тәмамлауга Алия үз тырышлыгы белән югары уку йортына керде һәм баш-аягы белән укуга чумды.
Ә Гөлия үзенә мөкиббән киткән егетләр арасында мәш килде. Аларның үзе өчен сугышуларын күреп тәм таба иде. Бу үзенә күрә кызлар арасында бер горурлык та иде аңа.
Гөлия мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе кече кызларына да югары белем биререгә теләде. Тик Гөлиянең үз белеме белән укырга керә алмаячагы билгеле иде. Аңа репетитор ялладылар. Ә Гөлия исә белем гранитын кимерү урынына, репетиторын - аспирантураны яңа тәмамлаган егетне үзенә каратып куйды. Уку елы башланыр алдыннан егет әти-әнисеннән Гөлиянең кулын сорарга килде. Ата-ана бераз аптырап калса да, яшьләрнең теләгенә каршы килмәделәр.
Туйдан соң Гөлия ире белән Америкага китеп барды. Иренә анда эш тәкъдим иткәннәр иде. Аннары ул океан артыннан хатларны, фотосурәтләрне яудырды гына. Кыйммәтле машинага утырып, затлы отельдә, күз явын алырлык матур урыннарда төшкән нинди генә сурәтләр юк иде анда! Кызның яхшы тормышына күпләр көнләшеп карады. Әниләре исә кызлары белән горурланды. Ә Алия сеңлесе өчен чын күңелдән сөенде.
Алиянең дә тормышы үз җаена барды. Институтны тәмамлагач эшкә урнашты. Берничә елдан язмыш аңа мәхәббәт бүләк итте.
Эш буенча командировкага баргач танышты ул булачак ире Илгиз белән. Чибәр, ягымлы егет Алиягә бик ошады. Ә Илгизне Алиянең гадилеге, тырышлыгы җәлеп итте. "Менә дигән хатын булачак", - дип уйлады Илгиз һәм үз алдына кызның күңелен яуларга дигән максат куйды.
Озакламый кызлы йортта икенче туй гөрләде. Инде табын түрендә ак күлмәктән шатлыктан балкыган Алия утыра. Кызганыч, сеңлесе генә туйга кайта алмады. Әмма Алия аңа иң матур фотоларын җибәрде: менә алар балдаклар алыша... бусында туй сәяхәтендә... ире Алияне кулларына күтәргә...
Бервакыт Гөлия апасына "тиздән кунакка кайтам" дип хәбәр җибәрде. Алия инде йөклелекнең сигезенче аенда, декрет ялында утыра иде. Көннәр буе ялгызы өйдә утыруы күңелсез. Менә ичмасам бергә сөйләшеп, серләшеп утырырлар! Бик сагынган иде ул сеңлесен.
Озакламый Гөлия кайтып та төште. Үзгәргән, тагын да чибәрләнеп киткән. Үзе генә кайткан, иренең эшләре бар дип аңлатты.
Озак кунак булды Гөлия туган ягында. Алияләргә дә бик еш килеп йөрде. Әмма көннәрдән бер көнне суга төшкәндәй юк булды, телефонын да алмады.
Бер көнне әниләренең дача йортына барырга булды Алия. Саф һавада ял итеп кайтырга иде исәбе. Ишек төбенә килеп җиткәч өй эченнән ишетелгән музыкага бик нык аптырады. Ишекне ачып өйгә кергәч исә тораташтай катып калды. Өстәл тулы сый, шәраб. Өстәл янындагы кәнәфидә юка гына халаттан Гөлия утыра. Ә ишеккә арты белән утырган ире Илгиз бик тырышып бокалларга шәраб агыза...
Алияне күргәч Илгиз кып-кызыл булды. Ни әйтергә белмичә, элгечтән пиджагын алып, чыгып йөгерде. Ә Алиянең каршысына ук килеп баскан ярым исерек Гөлиянең күзләрендә аптырау, оялу билгеләре күренмәде. Ул апасына бер тын карап торды да, тезеп китте:
- Нәрсә катып калдың?.. Иреңнең иң матур сурәтләрен миңа җибәргәндә нәрсәгә өметләндең? Көнләштерергә идеме исәбең? Теләгеңә ирештең - чынлап та ошады миңа Илгиз. Нәрсә аңлыйсың соң син... Әллә миңа рәхәт дип белдеңме чит-ят җирдә яратмаган кеше белән яшәү...
Алия калганын тыңлап бетерә алмады, йөзен куллары белән каплап чыгып йгерде. Елый-елый күпме баргандыр, хәле беткәч кенә туктап якындагы утыргычка утырды. Бер мәрхәмәтлесе өенә кайтырга булышты аңа.
Булган хәлләрне Алия дә, Гөлия дә әти-әнисенә сөйләмәде. Гөлия озак тормыйча янәдән Америкага китеп барды. Алия белән башка аралашмадылар.
Тезләнеп гафу үтенгәч, туачак нарасыйлары хакына ирен гафу итте Алия. Тик ул элеккечә бәхет диңгезендә йөзми иде инде. Ире йоклап киткәч, мендәргә капланып, тавышсыз гына үкси. Ул үзен дә, туачак баласын да кызганып елый. Тик барысыннан да бигрәк туганлык җепләрен өзгән, Алияне генә түгел, үзен дә бер мәгънәсезгә бәхетсез тормышка дучар иткән сеңлесен кызгана...
Автор: Лилия Закирова
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 14:20Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.2900
-
8 август 2022 - 12:56Байлар Сабасының “Гаилә” паркына рәхим итегез! Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан “Гаилә” дип аталучы яңа парк төзелешен күпләребез көтеп алды.6800
-
8 август 2022 - 11:12АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».4700
-
8 август 2022 - 09:35Турнир по волейболу посвященный светлой памяти Дины Галлямовой 6 августа в с. Сатышево состоялся турнир по волейболу среди женских команд, посвященный светлой памяти Дины Галлямовой. На открытии присутствовал заместитель Главы Сабинского муниципального района Р. Р. Закирзянов. На турнире приняли участие 8 команд из Сабинского и Тюлячинского районов.12200
-
4 август 2022 - 09:0024 яшькә кадәрге балалар өчен медицина хезмәтләре өчен чыгымнар буенча социаль салым тотып калынган акчаны алырга мөмкинме? 14.07.2002 ел, № 323-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертелде, алар медицина хезмәтләре өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен салым түләүчеләр исемлеген киңәйтә.49900
-
3 август 2022 - 13:34Җиләкне ничек күчерергә? Бакча җиләген бер урында дүрт ел гына үстерәләр. Картайган җиләклекнең уңышы начар, ә җимешләре вак була. Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.53801
-
3 август 2022 - 13:29Августта һава торышы нинди булыр? Җылы көннәре, вакытында яуган яңгырлары белән истә калачак. Синоптиклар август аенда һава торышы шундый булыр дип фаразлый. Күреп торабыз: аларның июль аена фаразлары чынга ашты. Эссе көннәре, челлә белән башланган июль аеның икенче яртысы явым-төшемнәргә бай булды.45100
-
Атна" инф. программа. Эфир 29.07.2022
-
Атна" инф. программа. Эфир 22.07.2022
-
22 февраль 2022 - 10:25Без имениБик зур рэхмэт 👍Олы Нырты авылында яшәүче Юнысов Харис Юныс улына 90 яшь! // 17.02.2022. Радио (+аудио)
-
21 октябрь 2021 - 14:08Без имениПрививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
-
20 октябрь 2021 - 08:05Без имениМолодец Динара - хорошие стихи! Желаю тебе , твоей маме, всем твоим родным и близким долгих и счастливых лет жизни!Саба районы Язлы-Арташ авылында гомер итүче Якупова Вәсимә Мәүлит кызының туган көне! // 15.10.2021. Радио (+аудио)
-
31 май 2021 - 13:54Без имениДоказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн улМамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
-
17 май 2021 - 18:05Без имениБик матур жыр, рэхмэт)))Иске Мичән авылында гомер итүче Кадрия Шагали кызына 65 яшь! // 12.11.2020. Радио (+аудио)
-
22 апрель 2021 - 08:12trksabadulkynnaryХәерле иртә! Гафу итегез, төзәттек.Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
21 апрель 2021 - 10:35Без именинигэ 90 яшь дип язылды?Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 15:27trksabadulkynnaryХәерле көн! Вконтакте яки инстаграмм битенә яза аласыз белешү өчен. Я шушы номерга шалтыратыгыз 2-43-11Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 13:33ФәридәИсәнмесез. Мондый котлауны кайда ,ничек язасы? Аңлатмассыз микэн?Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
27 июль 2022 - 14:47Эзмәдә яңа авыл җирлеге башлыгын билегләделәр ШӘЙХУЛЛИН ФИРГАТ РИФКАТЪ УЛЫ45001
-
27 июль 2022 - 08:11Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Равил Хәкимҗан улы46501
-
7 июнь 2022 - 16:19Барыгызны да "Сабантуй-2022" бәйрәменә чакырабыз Башлана-10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!63600
-
8 август 2022 - 09:35Турнир по волейболу посвященный светлой памяти Дины Галлямовой 6 августа в с. Сатышево состоялся турнир по волейболу среди женских команд, посвященный светлой памяти Дины Галлямовой. На открытии присутствовал заместитель Главы Сабинского муниципального района Р. Р. Закирзянов. На турнире приняли участие 8 команд из Сабинского и Тюлячинского районов.12200
-
8 август 2022 - 12:56Байлар Сабасының “Гаилә” паркына рәхим итегез! Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан “Гаилә” дип аталучы яңа парк төзелешен күпләребез көтеп алды.6800
-
8 август 2022 - 11:12АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».4700
-
8 август 2022 - 14:20Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба ТВ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 69864 от 29.05.2017г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мубаракова Альфия Галимзяновна
Адрес редакции: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова, 26
Телефон редакции: 8(84362)2-43-11
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: sabatv@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика