Саба дулкыннары

АНТАЛИЯ САБАНТУЕНДА - САБА МЕНДӘРЛӘРЕ

Кайларда гына сибелеп яшәми безнең татар халкы… Рәсми чыганакларга караганда, дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип исәпләнелә. Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШда, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Төрле исәпләүләр буенча, 10 меңгә якын татар бүгенге көндә кояшлы Төркиядә гомер кичерә.

Чит төбәктә булсалар да, милләттәшләребез туган телләрен олылап, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр, милли бәйрәмнәр, якташлар очрашулары үткәрәләр,туган як белән араны өзмиләр. Күптән түгел Төркиянең диңгез буенда урнашкан Анталия курорт шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабантуе үткәрелүе турында бөтен интернет шаулады, үзәк газеталар да язып чыкты. Бирегә Сабабызның «Саба сувенирлары» гаилә компаниясе дә зур кунак буларак чакырылган иде. Әлеге сәяхәттәге кичерешләре турында һөнәрчеләрнең үзләреннән- милли бизәкле сувенирлар җитештерүче Лилия һәм Фәрит Вафиннардан сораштырдык.

- Лилия, Фәрит, сезне, димәк, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр, кул эшләрегезне яраталар, шулай булмаса, ничә мең чакрымлы ерак араларга чакырмаслар иде…

 - Читтәге милләттәшләр белән   Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган чаралар аша таныш без. Чит илләрдәге татар берләшмәләре белән гел элемтә сакларга  тырышабыз.  Бүгенге көндә эшләнмәләребезне  Эстония, Бельгия, Германия, Төркия  кебек илләргә соратып алучылар бар. Быел исә җәмәгатьчелек чакыруы белән безгә Таллин һәм Анталия сабантуенда катнашырга насыйп булды. Сабантуйны һәркайда да бик куңелле, йоласына туры китереп үткәрергә  тырышалар. Әлбәттә, бездәге кебек тальян тартучы абзыйлар, ат чабышлары юк, ләкин, милли уеннарның күпчелеге уйнатыла, мәйдан эче татар моңына күмелә. Анталиядә дә кайбер уеннарны бергәләп оештырдык, һөнәрем буенча балалар белән  эшләгәч, мина чүлмәк вату, кашыкка  йомырка салып йөгерү, капчык киеп сикерү  уеннарында булышырга туры килде. Милли бизәкле сөлгеләр, мендәр тышлары, түбәтәй, калфакларны яратып сатып алдылар.Кайда булса да, сабантуй ул иң беренче чиратта дуслык җыены, дияр идем.

  -Төркия татарлары ничек яши соң?

 -Төркиядә яшәүче татарларның тормышы начар димәс идек. Безнең милләт кешесенә кунакчыллык, ачык, сабыр холыклы булу хас, шуңа да кайда гына төпләнсә дә, татар һәр җирдә яраклашып яши беләдер ул. Безне кунак иткән Халидә апа, мәсәлән, Татарстанда яшәп, олыгайган көнендә сәламәтлеге буенча Төркиягә күченеп килгән. Хәзер дә татарлыгын саклап, туган төбәген сагынып яши. Сабантуена төрледән төрле камыр ашлары пешереп, бәйрәмгә килүчеләрне милли ризыкларыбыздан авыз иттерде. Истанбулда яшәүче милләттәшебез Лилия ханымнарда да кунак булдык. Аның ире төрек, бик тә өчпочмак ярата икән, ә Лилия үзе Төркиядә инде 5 елдан артык яшәсә дә, төрекләр кебек яшелчә ашарга өйрәнмәгән. Ике як мәдәниятен дә саклап, гореф-гадәтләрне үтәп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр, татарстанда да еш кунак булалар.

 -Төрек кухнясы безнекеннән аерыламы?

 -Төркиянең кухнясы бик ошады. Алар күбрәк яшелчәгә өстенлек бирәләр.Ризыклары бик тәмле һәм үтә дә борычлы.Пәхләвә, татлы ризыклар бик үзенчәлекле һәм күптөрле. Урамда чат саен су саталар, тагын шунысына да игътибар иттек, кафе-рестораннарда ризыкны гел ирләр пешерә, табын янына да алар тәкъдим итә. Гомумән, күпчелек хатын-кыз анда эшләми, бары йорт мәшәкатьләре, балалар тәрбиясе белән мәшгуль.

 -Сәяхәт вакытында сезне  иң   тәэсирләндергәне нәрсә булды?

 -Иң истә калганы мөгаен, кунакчыл халкыдыр,  төрекләргә татарча эндәшсәң, йөзләре ачылып китә, дин-кардәшлекне олыйлар. Гомумән,  Ислам кануннарын үтәүчеләргә Төркиядә яшәве бик уңайлы. Адым саен мәчетләр, күпчелек җәмәгать урыннарында тәһарәтханәләр булдырылган. Азан ишетелү бн халык мәчеткә  гыйбадәткә ашыга. Үзебез дә Истамбулның данлыклы Солтан Әхмәд мәчетендә булдык, шәһәрнең тарихи үткәне белән таныштык.

  Яшәү шартлары халык өчен бик уңайлы итеп көйләнгән. Транспорт чараларында бер «проездной» белән хәрәкәтләнәсең, карта системасы жайлашкан. Җәяүлеләр үтә торган юллар   лифт һәм эскалатор белән тәэмин ителгән. Кибет алларында товарлар тора, хуҗасы булмаса да, беркем кагылмый, алып китми.

  -Төркиягә менә шулай сезнең кебек юлламасыз гына сәяхәт кылучылар өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

  - «Путевкасыз» сәяхәт итүчеләргә үзегез белән аз кием алыгыз дияр идем, һәм аркага биштәр (рюкзак) белән  йөрү уңайлы. Кирәк нәрсәне кибетләрдән дә юнәтергә була. Һәм инде иң мөһиме "ипи-тозлык" кына булса да  телне белү кирәк.

  Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дип белмичә генә әйтмиләрдер. Төркиядә яшәүче татарлар да, кайткач, милләттәшләребезгә кайнар сәламнәребезне җиткерегез дип калдылар. Сабантуе төгәлләнгәндә дә, бергә «Туган тел»не җырлаганда, йөзләрендә горурлык катыш сагыш хисләрен тоемладык. Төркия белән ике арадагы дуслык күпере алга таба да нык булсын, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез белән шулай аралашып яшәргә язсын дип кайттык.

 

Чыганак: http://saby-rt.ru

Илмира Галимуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: