Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аномаль һава торышы май аенда Россия халкын кабат гаҗәпләндерәчәк

Россиянең үзәк өлкәләрендә ял көннәренә җылы килде, әмма бу озакка түгел, дип хәбәр итә синоптиклар.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Аномаль һава торышы май аенда Россия халкын кабат гаҗәпләндерәчәк. Россиянең үзәк өлкәләрендә ял көннәренә җылы килде, бу әмма озакка түгел, дип хәбәр иткән "Российская газета"га Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина.

Илнең үзәк өлешендә җылы һава торышы сишәмбегә кадәр булачак. Көндез һава торышы 11-16 градуска кадәр җылытачак. Әмма төбәкнең көньягында, шул исәптән Мәскәүдә һәм Мәскәү яны өлкәләрендә яңгырлар көтелә. Төнлә әлегә 2 градуска кадәр салкын.

Сишәмбедән температура төшә башлый һәм чәршәмбе ул 13 градус кына булачак. Ял көннәренә инде җәйге һава торышы фаразлана: 16-21 градус. Төннәрен дә 5-8 градуска кадәр җылытачак.

Идел буе төбәкләрендә, аеруча төньяк районнарда - кыраулар көтелә. Төннәрен һава температурасының туфракта -5 градуска кадәр түбән төшүе көтелә. Көндез 10-15 градус җылы булачак.

Европаның төньяк өлешендә төнлә -8 градус салкыннар сакланачак. Комида хәтта 15 градус салкын булачак. Көндезге температура да куандырмый - максимум 10 градус җылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев