Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Англиягә барасың киләме? Акчаңны сана!

«Англия» дигәч, күпләр, күзләрен түгәрәкләндереп: «О-о-о!» - дип куя. Бик ерак һәм бик кыйммәт ил булып тоела шул ул. Ерак араны самолет якынайта, ә менә кыйммәт дигәне күпме соң аның?

Бүген сезгә, сер итеп кенә, Англиягә барып кайтуның якынча ничә сумга төшәсен сөйлибез. Артык акча түкми генә ничек итеп сәяхәт итәргә икәнен өйрәтәбез. Әлеге язманы укыгач, карале, томанлы Альбионга мин дә барып кайта алам икән бит, дип уйларлык булсын. Сүз уңаеннан, барлык лайфхаклар да тормыштан алынды, аларны үз җилкәмдә һәм үз кесәмдә сынап карадым.
1. Инглиз теле дәресеннән укып белә торгансыздыр: Англия - яңгырлар иле. Бу, чыннан да, шулай. Әле генә чалт иткән кояш булса, бер минут та үтми, яңгыр ява башлый. Салкын да түгел ул яңгыр, тик барыбер чыланып йөрү рәхәт түгел инде. Шуңа күрә әлеге илгә барырга җыенасыз икән, беренче эш итеп куртка алыгыз. Калын куртка алырга кирәкми. Спорт кибетләрендә хәзер «дождевик» дип атала торган юка курткаларның нинди генә төре юк! Алар тирләтми, су үткәрми, өстәвенә, бөгәрләсәң - уч төбенә сыя да бетә. Димәк, күп урын да алмаячак. Англиядә кулчатыр белән йөрүчеләр дә бар, әлбәттә. Ләкин алай йөрү бик уңайсыз: кул арый, кеше күп булган җирләрдә башкаларга бәреләсең, кояш чыкса, ул кулчатырны өстерәп йөрисе була һ.б. Шуңа күрә курткага өстенлек бирегез. Үзегез белән алып барыгыз, диюнең дә сере бар: шундый ук куртка Англиядә ике, өч тапкырга кыйммәтрәк тора.
2. Уңайлы һәм су үткәрми торган аяк киемен дә үзегез белән алып барыгыз. Әгәр инде Англиягә баргач, нинди дә булса кием алырга кирәк булды икән, Primark кебек кибетләрне эзләгез. Аларда әйбер арзан, сыйфаты да начар түгел.
3. Инглизләр - бөтен нәрсәнең кадерен белә торган халык. Шуңа күрә Англиядә секонд-хенд кибетләр бик киң таралган (charity shop). Кеше үзе кайчандыр алган, ләкин хәзер кулланмый торган әйберсен шунда китереп куя, ә кибет хезмәткәрләре, ул әйберләргә арзан гына бәяләр куеп сата. Сатудан кергән акча хәйриячелеккә тотыла! Нәрсә генә юк бу кибетләрдә! Кием-салым, китаплар, йорт кирәк-яраклары... Таушалган әйберне сатуга куеп тормыйлар, икенчел эшкәртүгә җибәрәләр. Шуңа күрә курыкмыйча бу кибетләргә дә сугылып чыксагыз була.
4. Англиядә иң кыйммәте - юл. Әлеге илгә килеп төшүгә Oyster Card дип аталган транспорт картасы алырга кирәк. Аны 5 фунт түләп аласы, ләкин бу акча - залог кына. Ягъни илдән чыкканда ул акчаны кире үзегезгә кайтарачаклар. Транспорт картасын акчасы беткән саен тулыландырып торасың. Терминаллар һәр метро станциясендә бар. Ләкин бер нәрсәне игътибарга алырга онытмагыз: метрога кергәндә дә, метродан чыкканда да картаны турникетка тидерергә кирәк! Ике тапкыр акча аламыни, дип аптырамагыз. Метрога кергәндә картадан акча алынмый, «мин кердем» дип хәбәр генә сугыла. Билет бәясе метродан чыкканда гына тотып калына. Бу ни өчен шулай эшләнгән соң? Чөнки Англия метросында билет бәясе синең нинди ераклыктагы станциягә баруыңа бәйле. Ераграк барасың икән - билет та кыйммәтрәк. Менә шуны ачыклау өчен картадан акчаны метродан чыкканда тотып кала торган итеп эшләгәннәр. Ә инде метродан чыкканда картаңны турникетка тидермичә генә үтсәң, берникадәр вакыттан соң бишләтә күләмдә штраф килеп төшәсен көт тә тор.
Метрода биш-алты станция бару - безнең акча белән 250 сум тирәсе. Автобуслар арзанрак - 80-160 сум тирәсе (1-1,5 фунт). Өстәвенә, ике катлы автобусларда утырып, тирә-якны биектән күзәтеп бару шундый рәхәт! «Бөке»гә эләгү ихтималлыгы гына бар.
Час-пик вакытында җәмәгать транспортына бәя кыйммәтрәк. Час-пик дип кеше иртән эшкә барган (сәгать иртәнге 7-8 арасы) һәм кичен эштән кайткан (кичке сәгать 6-7) вакыт атала. Ул вакытта юлга чыкмый торуың хәерлерәк.
Шәһәрләр арасында йөргәндә автобус билетын төнге вакытка алырга тырышыгыз: ул вакытта билет бәясе ике, хәтта өч тапкырга арзанрак була. Шәһәрара автобуслар уңайлы, бәдрәфе дә бар.

5. Ашау шулай ук кыйммәт. Мәсәлән, бер ипи - безнең акча белән 250 сум тирәсе. Сөт бәясе дә шул тирә. Ләкин монда да хәйләләргә була. Әгәр ашауга талымсыз икәнсез һәм Англиягә ашау өчен түгел, сәяхәт итәр өчен килгәнсез икән, ашауга чыгымнарны киметергә мөмкин. Ресторан-кафеларда тукланмагыз, үзегез әзерләгез. Кибетләрдә бөтен нәрсә бар (Tesko кибете бездәге «Пятерочка», «Магнит» кебек - чагыштырмача арзан): аш, салат, икенче ризык. Пешерәсегез килмәсә яисә мөмкинлек булмаса, аларны алып, яшәгән урыныгызга кайткач җылытып ашарга мөмкин. Алай арзангарак чыга.
Юлга чыкканда бутербродлар алырга була. Алар шулай ук бөтен кибеттә дә бар, эчлекләре төрле. Хәләл продукция бик күп. Шул ук бутербродларга зур итеп «Хәләл» дип язып куелган. Бер бутерброд бәясе - 1-1,5 фунт (безнең акча белән 80-160 сум). Ризыклар үзең белән алып йөрергә уңайлы савытларга тутырылып сатыла.
Ә инде кафега барып кайнар ризык ашыйсыгыз килә икән, мөселман кафеларын сайлагыз. Лондонда, мәсәлән, мөселманнар күпләп яши торган урамнар бик күп, аларда адым саен кафе. Гомумән, Англиядә хәләл кафелар еш очрый. Анда уртача 5-6 фунтка (400 сум тирәсе) бизнес-ланчлар бар. Ә гадәти кафеда ашау 10 фунттан да ким түгел.
6. Шунысы әйбәт: Англиядә күпчелек музейлар бушка. Анда музейлар бездәге кебек кенә түгел. Әйләнеп чыгу өчен бер көн кирәк. Эчендә тамак ялгап алу урыннары бар (анда кыйммәтрәк, билгеле. Ашауны үзең белән алу кулай). Крепостьларның да күбесенә бушка кертәләр. Танылганракларына керү түләүле - бәясе 10 фунттан (800 сум) башлана. Ләкин крепость крепость инде. Әгәр сез тарихчы яки археолог, крепостьлар коллекцияләүче түгел икәнсез, бушлаена гына барыгыз. Аларында да карарлык нәрсә бик күп!
Гомумән, Англияне күреп, андагы рухны сеңдереп кайтам диючеләргә әллә ни байлык кирәк түгел. Теләк кенә кирәк!
http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев