Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Андрей Малахов: «Россия»дә эшләгән эшем – бәдрәфтә тәртип урнаштыру булды» [әңгәмә]

Тина Канделаки һәм Ксения Болецкая Андрей Малаховтан медиабренд төзү стратегиясе, "Беренче" канал аудиториясенең аның белән "Россия"гә китү-китмәве һәм Дудь белән ни рәвешле көндәшлек итәчеге турында сораштырды. //Реальное время//

Сентябрь азагында ел саен үткәрелә торган медиачараларның берсе - "Ведомости" гәзите оештырган "Медиабизнес" конференциясе булып узды. Чарада тәкъдим ителгән темалар журналистика һәм медиа өлкәнең үсеше турында булуга карамастан, сүз интернет, ОТТ-чаралар, социаль челтәрләр турында барды. Соңгылары исә ММЧ әйләнмәсә дә, альтернатива булып тора һәм аудитория өчен уңышлы рәвештә көндәшлек итә. Төп бәхәсләрнең берсе ике телепродюсер, медиагигант Андрей Малахов һәм Тина Канделакиның интервьюсы булды. Аны "Ведомости" гәзитендә "Медиа" сәхифәсенең мөхәррире Ксения Болецкая җитәкләде. Түбәндә конференциянең төп мәгълүмати эчтәлеген бирә алган бәхәсле сорауларны тәкъдим итәбез.

Аудитория кайсын сайлый: Малаховны яки "Беренче"не

Канделаки: Андрей, илдә ике гигант бар: "Беренче" һәм "Россия" каналлары. Син беренчесеннән икенчесенә күчтең. Бу вакыйга турында бөтен ил сөйләде. Үзең үсеш кичергән һәм яраткан каналыңнан гына китмәдең, ә көндәшлек иткән каналга күчтең. Яңа каналга үзеңнең аудиторияңне күчерә алдыңмы әле? Алар синең артттан киттеме?

Малахов: Әйтик, "Россия"нең төп аудиториясе нәрсә булганын һәм Андрей Малаховны кайдан эзләргә икәнен аңладылар. Үзләренең буш вакытларын телевизор каршында үткәрүдән тыш, башка мөмкинлекләргә дә ия булган һәм мәгълүмати яктан алга киткән Мәскәү халкы әлегә күчеп бетмәде. Мин кичә әнием ял итә торган шифаханәгә бардым. Ярты сәгать эчендә миңа егермегә якын кеше очрады, һәм барысы да иң беренче булып "Сезне кайсы каналдан карарга?" дигән сорау бирделәр. Мин аларга Малаховны күрер өчен кайсы вакытта һәм нинди төймәгә басарга кирәк икәнен аңлаттым. Бу сорау бүгенге көндә бик күп мәгълүматның утыз биш яшьтән узган гади тамашачыга төшүе белән бәйле. Ул шуның кадәр зур ки, хәтта, кемнең һәм кайда киткәнен кабатлау зарур.

Болецкая: Димәк, Андрей Малахов бренды эшли?

Малахов: Рейтинглардан күренгәнчә, аудитория күчкән, ләкин Мәскәү өчен көрәшергә кирәк. Мисал өчен, бу Максакова яки ире авыру баласы белән урамда калдырган Бледанс интервьюсы кебек. Ул "Россия"гә эшләгән кебек үк "Мәскәү"гә дә эшли. Ләкин "Мәскәү"гә эксклюзив һәм "тәмлесе"се кирәк. Ул моңа кадәр беркайда да чыкмаган мәгълүматны ишетергә тели. Әгәр аңа шул мәгълүматны бирсәң, ул синеке. Гади генә әйткәндә, бүген безнең каналда иртәнге 6:00 да Николай Басков һәм Виктория Лопыреваның 5 нче октябрьдә Грозныйда булачак туйлары турында дөньякүләм эксклюзив бара. Әгәр без шул вакыйга турында Владивосток аудиториясенә сөйләсәк, алар бу вакыйганың кызыклы икәнен белә торып «YouTube»ка элә башлаячаклар. Мәскәүдә күрсәтелгәнче, бу видеоны 600 меңгә якын кеше караячак. Әмма рекламасын ишеткән Мәскәү бу вакыйганы беренчерәк күрергә һәм социаль челтәрләргә бу мәгълүматны таратырга теләячәк. Шуңа күрә эксклюзив белән син нәкъ Мәскәүгә чыгарга тиеш, чөнки ул иртәгә башкаларга күрсәтеләчәк тапшыруны бүген карый.

Канделаки: Миңа калса, рейтинглар аудиториянең чамадан тыш иске карашлы икәнен исабатлап күрсәттеләр. Ул барыбер үзенең гадәти торышында кала бирә. Чебешләрне 2018 нче ел азагында санарга кирәк. Шул вакытта без аудиториянең синең арттан киткәнме-юкмы икәнен аңларбыз. Сорау, нәрсә җиңәчәк: медиабрендмы яки жанрмы?

Болецкая: Я мәйдан, я контент?

Канделаки: Болар бер-берсен инкарь итә торган әйберләр түгел. Без медиабрендлар продюсерлар тарафыннан төзелгән заманда үстек. Безне сайлап ала һәм безгә бик күп акчалар түли иделәр. Продюсерларның бүлмәсенә атлыгып керә идек, алар безгә иң гади эш бирә иделәр. Башта "кассета бир", аннары "сюжет төшер", соңрак "кадрга керерсең" яки "кадрга кермисең", хәзер "син бераз гына тапшыруда", ә хәзер "син - Андрей Малахов". Бүген продюсерлар йолдызлар эзләми, алар интернетта барлыкка киләләр. Бу исемлеккә "Матч.тв"да эшләгән Юрий Дудь да, теләсә кайсы рольдә чыгыш ясарга сәләтле "Слава КПСС" та, Евгений Савин да керә. Бу яшь спортчыны тиз арада күреп алдылар һәм шунда ук аннан алып баручы да ясый башладылар. Гомумән алганда, үсеш юнәлеше күзгә күренеп тора. Син ничек уйлыйсың, бу тенденция сакланачакмы? Продюсерлар яңа йолдызлар ясамыйча, алар бары тик иң яхшыларын эзләп табып, телевидениегә алачакмы?

Малахов: Бу популяр тапшыруларның кастингы кебек, анда гади халык килә. Беренче сезон һәрвакыт яхшы. Катнашучылар үзләре киләләр, Останкинога керергә чиратка басалар, араларыннан сәләтлеләрен сайлап аллар, шуның белән тәмам. Икенче сезонда, кайберләренең күңеле кайту сәбәпле, катнашучылар санының азрак булуын күрәбез. Ил буенча йөрергә, Хабаровск, Владивостокка барып, анда кастинглар үткәрергә һәм Мәскәүгә килә алырлык мөмкинлеге булмаган кешеләрне табарга… Ни өчен Украинада бу шоулар озаграк бара? Чөнки ил кечерәк һәм катнашучыларның кастингка эләгү мөмкинлеге зуррак. Тагын бер уңай ягы: бу кастингларны бик төгәл эшлиләр.

Болецкая: Чикләр арасы телевидениенең сыйфатына йогынты ясыйдыр, дип бервакытта да уйламый идем.

Һәркем Тарантино була ала

Канделаки: Украинада Россиядә бармый торган бик күп тапшыруларны карыйлар. Дибровтан башлап миңа кадәр булганнар - барыбыз да моның аша үттек: туй, хыялларның тормышка ашуы, яраткан кешеңне бәхетле итү - боларның барысы да Россия халкына кызык түгел. Ә кешеләр сынаулар аша үтә торган тапшырулар зур кызыксыну белән карала. Фикер алышу өчен бик кызыклы бер тема булып тора бу. Син мине төгәл аңлап бетермәдең. Бүгенге йолдызлар - югары журналистик белеме булмаган журналистлар. Хәзерге телевидение барлыкка килгән чорда медиабрендлар - журналистик белемле түгел, ә актерлыкка укып чыккан кешеләр иде. Ә хәзер? Евгений Савин журналист түгел, Юра Дудьның белеме буенча кем булуын белмим, тик бүгенге көндә җәмгыяви фикер башлыклары булган кешеләрнең күпчелеге профессиональ журналистлар түгел.

Малахов: Әгәр башка ММЧлары ярдәм итсә, аларга ниндидер бүләкләр биреләчәк, әгәр алар үзләренең кечкенә генә интернет киңлекләреннән башка яссылыкларга чыга алсалар һәм аларга ярдәм күрсәтелсә, алар төрле фильм, клип, мода күрсәтү чараларында катнаша алачаклар. Моңа әзер булу кирәк, чөнки танылу кайвакыт кешеләргә көтмәгәндә килә. Диана Шуригынаны искә төшерик. Ул үз теләге белән телевидениегә эләкмәде. Тормышында бернигә дә омтылмаган кыз, биш чыгарылыштан соң шаккаткыч танылуга иреште.

Канделаки: Ул бервакытта да алып баручы булмаячак.

Малахов: Әйе, ул аңа омтылмый да. Без стаер яки спринтерлар турында сөйлибез. 80-90 нчы елгы җырчылар кебек: хитка әверелгән клип бар һәм әгәр дә җырчыда харизма һәм танылган кеше булу теләге бар икән, ул тамашачылар күңеленә кереп калачак.

Канделаки: Димәк, һәркем Тарантино була ала?

Малахов: Нәкъ шулай.

Әгәр аудиторияне үстермәсәң, аны югалтырга мөмкин

Канделаки: Минем медиаактивны саклап калу стратегиясе турында сөйләшәсем килә. Бүгенге көндә телевидениедә эшләүче алып баручыга үз аудиториясен саклап калу бик мөһим. Әмма аудиториянең ихтыяҗлары буенча аерылып торуын һәм моннан котылу юлы булмавын барыбыз да беләбез. Интернетта аралашу формасы ирекле, рус теле кагыйдәләре сакланылмый, сленглар куллана. Нәтиҗәдә 18-24 яшьлек кешеләрнең тулы бер буыны мәгълүматны гади телдә кабул итәргә өйрәнә. Болай җиңелрәк, аңлаешлырак, әлбәттә, алар шулай тәрбияләнгәннәр. Рус телендә камил сөйләшүче, югары белемле кеше буларак син нишләячәксең? Яшьләрне үзеңә каратыр өчен сөйләмеңдә "кыздырыгыз", "изи-изи", "бадибек" кебек сүзләрне куллана башлаячаксыңмы? Чөнки яшьләрне җәлеп итмәсәң, аудиторияңнең төп өлеше юкка чыга дияргә дә була. Аудиторяңне стермисеңикән, димәк, син аны югалтасың дигән сүз. Синең үсеш ысулың нинди?

Малахов: Алар теленә күчмәм, дип уйлыйм. Әле бер ел элек кенә "хайп" сүзе беркемгә дә таныш булмаса, бүген ул актив рәвештә сөйләмебездә кулланыла.

Канделаки: "Россия"дә син "хайп" сүзен кулланасың, димәк?

Малахов: "Россия" каналында мин аудитория җәлеп итү һәм аларга милли телевидениедә күренү мөмкинлеге бирер өчен "хайпожор" сүзен кулланам.

Канделаки: Бу хәлне автомобильләр белән чагыштырып карыйк. Без йөри торган гади машина бар, ләкин шул вакытта яңа беспилот машиналарны тикшерү бара. Син классик машина кебек - сиңа утырган һәркем кирәкле урынына тиз арада барып җитәчәк. Әмма хәзер яңа машиналар чоры. Әгәр син "хайпожор" сүзен сөйли башлыйсың икән, "Дневник хача" һәм Дудь белән көндәшлек итә башлаячаксың. Нәтиҗәдә, үзеңнең аудиторияңне югалтырга мөмкинсең. Без алар өчен үткән буын, XX нче гасыр кешеләре. Без яшьтәшләр дә, дуслар да түгел, алар безнең белән үсмәделәр. Бүгенге көннең дилеммасы бу.

Малахов: Танылган алып баручы мине кәбестә ашына төшкән трюфель белән чагыштырды. Ул ашны миләүшә чәчәге белән бизәп биреп тә була бит. Шул рәвешле туклануы мөмкин булмаган өч йолдызлы «Мишлен» рестораны килеп чыга. Мин "хайпожор" сүзен бер тапкыр кулланам һәм аудиториягә үземнең бүгенге көннән артта калмавымны күрсәтәм. Заманча киенүеңне күрсәтү өчен Supreme футболкасын киеп чыгарга мөмкин.

Ничек косметика бренды блогерларга үзенең миллионнарын бирде

Канделаки: Без "Матч.тв"да уникаль бер нәтиҗәгә килдек. Узган елны 18 яшьтән узганнар аудиторяисе белән 3,4% рейтинг белән тәмамладык. Ләкин "Футбольная страна" тапшыруының әлеге аудитория өлеше тигез рәвештә 14-16% ны тәшкил итә, чөнки без бу тапшыруда футбол блокларында үскән буын өчен мәйдан бирдек. Фикерләр дә аңлаешлы, алып баручылары да, шул ук Савин, Егоров - алар бу аудитория өчен - каһарманнар. Бу очракта мине аудитория түгел, ә реклама тәкъдим итүчеләр кызыксындыра. Алар сиңа хатын-кыз аудиториясен җәлеп иткән өчен акча түли, һәм син аны югалта башлыйсың. Алар синең кебек яңалык кертүчеләр булырлармы? Үзләренә кирәк булмаган 18-24 яшьлек егетләрне җәлеп итүне уңай кабул итәрләрме?

Малахов: Реклама базарында барган вазгыятьне мин хатыным әйткән сүзләрдән соң аңладым. Ул бик танылган бер реклама бирүче - косметика бренды - үзенең бар миллионнарын Instagram һәм блогерларга биргән. Бик кызыклы күренеш бу, бигрәк тә блогерлар белән хисаплашу күренеше. Реклама бирүчеләргә ни кирәк икәнен аңлап булмый бүген.

Болецкая: Тина ике карашка килде. Беренчесе - әгәр аудиторияң үсми икән, димәк ул югала, син моның белән килешәсеңме? Икенчесе - сиңа яшьләр аудиториясе кирәкме һәм алар белән эшләми булдыра алмыйсыңмы?

Малахов: Әлбәттә, мәктәптән кайтып минем тапшыруны караган кызлар, үзләре әни булгач та аны караудан туктамауларын телим. Аларга аерым бер тема һәм каһарманнарны күрсәтергә кирәк. Төп аудитория кимегән очракта, мин яңасын үстерергә тиеш.

Канделаки: Бүгенге көндә ел башыннан реклама интернетка 75 млрд һәм телевидениегә 80 млрд керем керткән, ягъни телевидениедә киң таралыш тапкан реклама бирүче интернетта да ышанчылы адымнар белән атлый. Элек без кем белән дә булса эшли башлаганда каһарман мәгълүмат үзәгендә, трендта була торган иде. Бүген исә алай түгел.

Малахов: Дана Борисованы бренд дип әйтеп булмый. Аның "Әрмән кибете" бренды, "Розыгрыш" тапшыруы бар иде. Үзегез беләсез, соңгы айларда ул бик зур популярлык казанды… Төнлә наркология хастаханәсенә алырга дип килгәч, ул шуның кадәр бәхетле иде. Ул хәзер яңа тренд - шоу-бизнес өлкәсендә бүгенге көн өчен гаять катлаулы булган аңны томаландыра торган матдәләр проблемасы турында сөйләүче кешеләрнең берсе. Ләкин күпчелек кеше мондый проблема юк кебек кылана.

Канделаки: Башка темага күчик. Киләчәк стриминг кулында. Телевидениедә һәрвакыт кагыйдәләр бар, ә интернетта бер генә кагыйдә - ул кагыйдәнең булмавы. Теләсә кайсы чыганактан, теләсә нинди сыйфатлы мәгълүматны җиткерергә була, иң мөһиме: беренче булырга.

Малахов: Бергә эшләүчеләр турында начар фикердә буласы килми килүен, ләкин минем киткәнне белгән көнне эфирда бу теманы иртәгә дәвам итәчәкбез әле, дип әйттеләр. Хәтта, минем чын-чынлап киткәнне белгән әнием дә, иртәгә янә тапшыруда булачагыма ышанган. Моннан шундый нәтиҗәгә киләбез: кешеләр әле һаман телевидениегә ышаналар.

Болецкая: Футболкалар һәм заманча гыйбарләр кулланудан тыш, яңа аудитория белән ничек эшләргә җыенасың?

Малахов: YouTube каналын, Instagram һәм Telegram булдырырга телим. Бүгенге көндә бренд булып каласың һәм телевизор карарга вакыты булмаган аудиториягә якын буласың килсә, һичшиксез, мондый чыганакларны булдыру мөһим.

Канделаки: Бу трансмедияләрне продюсерлаштыру дип атала. Минем бу эшне кем башкарганын беләсем килә. Һәрвакыт китерә торган мисалым: Тарантино һәм Родригес: Тарантино Родригесның барысын да эшләвенә шакката, ә үзе исә җитәкчелек итә. Төрле алымнар бар. Бу ни рәвешле барырга тиеш?

Малахов: Мин YouTube каналын апрель аенда ук ачып җибәрдем, ләкин хәзер барысын да яңадан эшләргә кирәк. Элек бу эш белән шөгыльләнергә минем вакытым юк иде. Бу каналда төрле яшьтәге кешеләр катнашында яңа команда булдырырга кирәк. Алар аудитория телендә сөйләшергә һәм үзләре эшләгән эшне аңларга тиешләр. Берничә ай элек үзем хейтер булган интернет аудториясе турында мин шуны аңладым: телевизордагы күзлекле яхшы малай интернет "урам"да калды, ә аны анда: "Нәрсә килдең? Әйдәгез хейт ясыйбыз һәм Малаховка үзенең урынын күрсәтәбез" кебек сүзләр сөйләүче хулиган малайлар көтеп торган. Берсүзсез, безне карарга телиләр. Башка каналлардан аермалы һәм уңай ягы - интернет мөмкинлекләр булу. Телевидениедә син үзеңнең һәр темаңны расларга тиеш, әгәр тапшыру туры эфирда бармый икән, бу эшне тәүлек буе эшләргә туры килә.

Канделаки: Телевидение үзенең җаваплылык тотмавы белән аерылып тора торган профессиональ эшчәнлек. Дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат җиткерсәк, без закон тарафыннан карала алабыз. Twitterда экстремизмнан кала, бар теләгән мәгълүматны язып була. "Тинькофф һәм "Немагия" кебек: бүгенге көндә телевидение кагыйдәләре белән "Немагия"не җиңү мөмкин түгел. Бәйләнешкә кергәнче, иң элек килешеп куярга кирәк.

Канделаки: Ун ел элек мин сиңа "Беренче" каналдан СТСка күчеп, продюсерлык эшен башларга тәкъдим иткән идем. Озак кына Андрей Ефимович Роднянский белән сөйләшкәннән соң, сине көн саен чыгучы тапшыруның җитәкчесе итеп куярга уйладык. Ток-шоу форматында кызыклы тапшыру эшләү нияте бар иде. Син анда гади алып баручы гына түгел, ә җитәкче була, һәм, шул рәвешле продюсерлык эшенә күчә алыр идең. Ун ел үтте, бүген син продюсер. Алып баручы булу - бәхет, әгәр син матур укыйсың, затлы киенәсең, һәрвакыт яхшы халәттә чыгасың икән - барысы да сине ярата. Медиапродюсер, киресенчә, барысы да яхшы булса синең хезмәтең түгел, начар булса, синеке. Бу өлкәдә үзеңне ничек хис итәсең? Якын тирәдә медиапродюсерлар нинди мәсьәләләр белән очрашачак?

Малахов: Минем белән килгән һәм "Туры эфир"да эшләгән команданы берләштерү иң авыры булды. Мин моны "кока-кола" һәм "пепси-кола" командаларын берләштереп, яңа төрле эчемлек чыгаруга тиңлим. Барысы да өметле, барысы да яхшы продукт ясый. Минем төп бурыч: ике команданы берләштереп, дуслаштырып, аларның уңай шартларда эшләүләрен тәэмин итү. "Туры эфир"да эшләүче команданың хаҗәтханә сыйфатын күрдем. Миңа калса, таркаулык нәкь менә шуннан башлана. Шуңа күрә беренче айда дизайнерлар чакырып, хаҗәтханә бүлмәләрендә тәртип урнаштырдым, бүген дә бу эш белән шөгыльләнүдән туктамыйм. Кешеләр эшли торган урында уңайлылык булдыру, миңа калса, мөһим бурычларның берсе.

Канделаки: Телевидение продюсерының беренче эше хаҗәтханә бүлмәләрен тәртипкә китерү дип әйтәсең киләме?

Малахов: Нәкъ шулай. Игьтибар иткәнең бармы: продюсерлар утыра торган катта хаҗәтханә бүлмәләре һәрвакыт яхшырак. Мин моны бик үк дөрес димәс идем, алар барысы да бертигез булыра тиеш.

Канделаки: "Беренче" канал җитәкчесенең хаҗәтханә бүлмәсенә булган көнләшү сине "Россия"гә китәргә мәҗбүр иттеме?

(Көләләр)

Малахов: Син тамашачыга үзеңнең кызыклы, эксклюзив, фикер алышуга урын калдыра торган тапшыру белән чыгарга тиеш. Аудиториянең кайда булуы: интернетта, телевидениедә, радиода - мөһим түгел. Сиңа кадәр бер генә контент та тәкъдим итә алмаган медиа өстенлек итәчәк.

Канделаки: Син футурологлар кебек сөйлисең. Медиапродюсерның эше киләчәктә кешеләргә иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру һәм мөмкинлекләр бирү дип саныйсың. Аларда кирәгеннән артыкны эшләү теләге булырга тиеш, ләкин мондый теләкне тудыра торган эш хакы юк. Бар мөнәсәбәт.

Малахов: Нәкь шулай. Медиаҗитәкчеләрнең яхшы киләчәге бергә эшли торган кешеләрне югары рейтинглы тапшыру булдырырга тырышудан тыш, нинди дә булса башка юнәлеш буенча да берләштерә алуда дип уйлыйм. Җомга көнне бергә-бергә спинингка, кинога йөрүче компанияләрне беләм.

Канделаки: Мәсәлән, һәр якшәмбе саен тренировкага йөрергә мөмкин! Андрей, алдагы ун ел эчендә нинди жанрлар бетәчәк, ә кайсылары монетизирлашачак (үсеш кичерәчәк)?

Малахов: Сәяси вакыйгаларны яктыртмаган ток-шоулар юкка чыгар дип уйлыйм. Ә менә реалити-шоулар, киресенчә, зур уңышларга ирешәчәк.

Канделаки: Киләчәкнең ни дәрәҗәдә тиз җитәчәген күз алдына да китереп булмый. Без әле һаман яңа айфон чыкканын, аннары аның безгә кадәр килеп җитүен көтәбез. Тик бер мизгелдә технологияләр бер-берсен узып китә башлый. Телевидение өлкәсендә дә үзгәрешләрнең тизлеге артса бик яхшы булыр иде, чөнки бүгенге көндә алар бик әкрен һәм иске карашлы. Эре социаль челтәрләрнең спорт вакыйгаларын яктыртып бару өчен хокук сатып алулары һәм шул рәвешле аудтория киңәйтүне, хатын-кызларны да шул эшкә җәлеп итүләре турында укыганым бар. "Кагыйдәләр юк" дигән фикер мәгълүмат кабул итүнең шигаренә әйләнеп бара.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев