Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Андрей Кондратьев: Татарстанда сайлаучыларның 78,92 проценты тавыш бирүдә катнашты

«Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01 проценты тавыш биргән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Татарстан сайлаучыларының барлыгы 78,92 проценты тавыш биргән.

«Сайлау Татарстанда гадәти режимда, хокук бозуларсыз узды. Сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәртү эшләре төгәлләнде. Барлыгы 2,9 млн кеше Татарстанда сайлау хокукына ия. „Бердәм Россия“ сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01 проценты тавыш бирде», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Сайлауларда катнашкан барлык кеше дә Иҗтимагый күзәтү үзәгендә оештырылган шартлардан канәгать. Иҗтимагый үзәктә күзәтүчеләрнең экспертлар белән даими элемтәдә торалар, кирәк булган очракта алар кичекмәстән чакырган урынга килеп җитәләр», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Татарстан Республикасында федераль округ буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре:

Реклама

    «Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен — 79,01 процент
    «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясе — 9,64 процент
    «Зеленые» Россия экологик партиясе — 0,27 процент
    ЛДПР сәяси партиясе — Россиянең либераль-демократик партиясе — 2,82 процент
    «Яңа кешеләр» сәяси партиясе — 1,01 процент
    «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе — 79,01 процент
    «Гадел Россия партиясе — дөреслек өчен — 2,69 процент
    «Яблоко» Россиянең берләшкән демократик партиясе — 0,37 процент
    «Үсеш партиясе» бөтенроссия сәяси партиясе — 0,50 процент
    Россиянең азатлык һәм гаделлек сәяси партиясе — 0,28 процент
    Россия Коммунистлар партиясе — 1,33 процент
    «Гражданнар Платформасы» сәяси партиясе — 0,15 процент
    «Яшел альтернатива» сәяси партиясе — 0,21 процент
    «Родина» бөтенроссия сәяси партиясе — 0,22 процент
    Пенсионерлар партиясе — 0,54 процент

 

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев