Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ана капиталыннан түләү

2019 елның 9 аенда республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 (Сабада -2 кеше) гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан.

Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 миллион сум (Сабада –310512,00 сум) тәшкил итте. Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 (Сабада–3) гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.

Айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче ба­ла туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Түләү өчен РФ Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.  Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның 2нче кварталы өчен яшәү минимумына тиң.

 

Реклама

2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.

Фото: https://1tulatv.ruhttp://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Онык 5яшькэ житеп тэ мат.капиталны бер кайда куллана алмый балалар,чонки МФЦ да эш рэте белми торган сотрудниклар эшли,документлар белэн ботка ясап утыралар ,аннары сине гаеплилэр,сез кая карадыгыз дип.Хэзер суд артыннан чабарга кирэк,МФЦны хэм Пенсионный фондны судка бирергэ кирэк,кайда дореслек,кем белгэн...