Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ана капиталына кагылышлы хәбәр бар

Татарстанда ана капиталы сертификатларын бирү программасы гамәлдә булганда аны алу өчен 280 мең гариза бирелгән. Ана капиталы акчасы белән 80 процент кеше тулысынча кулланган.

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова әйтте.

“2020 елдан ана капиталын индексацияләү яңадан башланачак. Ул 470 мең сум булыр дип фаразлана”, - диде спикер.
 
Ана капиталының суммасы 2015 елдан бирле үзгәрешсез булды һәм 453 меңне тәшкил итте.
 
Моннан тыш, Гөлсинә Сабирова әйтүенчә, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 ел ахырына кадәр озайтылган.
 
Фото: https://www.wallpaperflare.com
 
 
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев