Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында быел беренче сертификат тапшырылды

Ана капиталын тотуда иң популяр юнәлеш - торак шартларын яхшырту.

(Саба, 30 гыйнвар, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Марат Баһманов). Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче дәүләт программасы кысаларында 2017 елда Пенсия фонды аша Саба районы буенча 155 ана капиталы сертификаты бирелде. Гомумән программаның 10 ел эшләү дәверенә ана капиталы сертификатын алырга 247 мең татарстанлы гариза бирде (244 мең сертификат бирелде). Саба районы буенча бу сан -2334, дип яза җирле басма.

Ана капиталын тотуда иң популяр юнәлеш - торак шартларын яхшырту. Барлык гариза бирүчеләрнең 93 проценты акчаны шушы максатка тотты. Программа эшли башлаганнан бирле республикада 178 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Шуларның 155 меңе өлешчә һәм тулысынча торак кредитларын ана капиталы белән каплады. Моннан тыш ана капиталы алучылардан 12 мең гаилә акчаны балалар укытуга тоту өчен язды, 52 гаилә аны җыела торган пенсиясенә юнәлдерергә кабул итте.

Ана капиталын тулысы белән Саба районында гаиләләрнең 87 проценты тотты. 2018 елда ана капиталы 453 026 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта гаиләләрнең 60 проценттан артыгы сертификат алу һәм аны куллану буенча гариза биргәндә электрон сервисларны куллана, алар Россия Пенсия фонды сайтындагы "Шәхси кабинет"ны яки «Госуслуги» порталын уңайлы күрә. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы 2018 елдан ана капиталын алу һәм тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, аны мәктәпкәчә белем алуга юнәлдерүгә кертелгән мораторий бетерелде. Шулай ук 2018 елдан икенче балалары туган аз керемле гаиләләргә "Ана капиталы" бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп бирелә башлаячак. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга, ягъни кеше башына 13713 сумнан артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла алачак. Пенсия Фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе буенча 2018 елның беренче сертификаты 23 гыйнварда олы Шыңарда яшәүче Маликовлар гаиләсенә бирелде, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев