Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ана капиталын ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланып булачак

Россиядә ана капиталын 2018 елдан гамәлгә керәчәк 6 процентлы ставка белән ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә ана капиталыннан түләү мөмкин, элек бу балага өч яшь тулгач кына рөхсәт ителә иде, дип искәртте Топилин.

Ана капиталы икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелә. Хәзер аның күләме 453 мең сум тәшкил итә, 2020 елда бу сумманы 471 сумга кадәр арттыру планлаштырылган.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев