Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җан тартмаса, кан тарта

Авыл читенә чыксам, ирексездән күз карашым ерак түгел моңаеп басып торучы дистәгә якын зур-зур ташландык биналарга төшә: капкалары каерылган, тәрәзәләре алынган, түбәләре сүтелгән, диварлары җимерелгән… Заманында йөзләрчә, меңнәрчә баш терлекләре белән гөрләп торган колхоз фермалары иде бу биналар. Авыл хуҗалыгында үткәрелгән соңгы реформа шундый хәлгә калдырды аларны. Күпме карасам да,...

Узган гасырның 30нчы елларында безнең Ишкидә дә колхоз репрессияләр, канлы фаҗигаләр, гаилә драмалары аша оештырыла. «Кулак» мөһере сугылган яки дини тормыш алып барган дистәләгән гаиләнең йорт-җирләре һәм маллары тартып алынып, күмәк хуҗалыкка кушыла, үзләре Себергә сөрелә. Юлда исән калганнары шул ят җирләрдә төпләнеп калырга мәҗбүр була. Ләкин туган җир онытылмый бит ул. Сталин үлгәч, шул сөрелгәннәрнең кайберләре авылыбызга кайтып, йорт нигезләрен, туган-тумачаларын күреп киткәлиләр иде.

Былтыр март аенда авылыбызга Иркутскидан ирле-хатынлы бер пар кайтып төште. Хатынның исеме Татьяна, иренеке - Сергей булып, бу хатын заманында Ишкидән Себергә сөрелгән кешеләрнең оныгы булып чыкты. Татьянаның сөйләвенә караганда, аның әбисе белән бабасын, Газизә һәм Фазлый Әһлиевләрне, һәм тагын Әхмәтҗановлар гаиләсен, «кирәкмәс элементлар» исемлегенә кертеп, кечкенә балалары белән бергә Себергә сөргәннәр. «Минем әби әйтә иде: безгә бернәрсә дә алырга рөхсәт итмәделәр. Без үзебез белән бары тик Коръән, намазлык, дисбе, бик иске комган белән ләгәнне генә алдык. Бөтен әйберләребез авылда калды», - дип сөйләде Татьяна. Аларның нәселләре бик дини булган. Сөрелгән гаиләләрнең юл газаплары ничек кенә авыр булмасын, Фазлый белән Газизә, юлда тәһарәт алып, намазларын калдырмыйлар. Татъянаның әтисе Нургалигә, дүрт бала арасында иң кечкенәсенә, ул чакта нибары 3 яшь, ә иң олы балага 12 яшь була. Ике гаилә дә Иркутск өлкәсендәге Ыхирит-Булагат районына, тайга уртасындагы Адык авылына илтеп ташлана. Бу - бөтен илдән сөреп китерелгән бәхетсез кешеләрнең җәза үтәү урыны була. Әһлиевләрнең балалары шунда сөрген шартларында үсә, катнаш гаиләләр кора. Нургали дә казакъ кызына өйләнә. Фазлый белән Газизәнең сөргендә туган оныкларына инде урыс исемнәре кушыла. Нәтиҗәдә алар әкренләп туган телләрен оныталар. Шул оныкларның берсе булган Татьяна хәзер Иркутскида транспорт предприятиесе директоры вазифасын үти, ә ире Сергей шунда машина йөртүче булып эшли икән.

Ишкигә нинди ният белән кайтуларын сорагач, Татьяна болай диде: «Мин нәселемнең Татарстаннан чыкканын беркайчан да онытмадым. Әти үлгәч, аның туу турындагы таныклыгын укып, аларның Себергә Ишкидән килгәннәрен белдем. Берничә ай элек күңелем бик каты шушы якка тарта башлады, чыдар әмәлем калмады. 8 Мартка өч көн ял туры килгәч, тәвәккәлләп, юлга чыгарга җыендым. Сергей минем үземне генә җибәрмәде, шуңа күрә икәүләп кайттык. Бабай-әбиләрнең яшәгән нигезләрен күрәсем килә, аларның рухына атап Коръән укытырга, дога кылдырырга телим».

Сергей белән Татьяна Иркутскидан Казанга кадәр самолетта кайткан, Ишкигә кадәр 100 чакрымны үтү өчен, Казанда арендага машина алганнар. Авыл кешеләреннән мулланы сорашып, безнең өйгә килгәннәр. Мин өйлә намазыннан кайтканда хатыным өебездә алар белән сөйләшеп утыра иде. Кунаклар башта Татьянаның ата-бабалары рухына атап Коръән укытырга да, шунда ук кире китәргә теләгәннәр иде. Көн кичкә авышып барганга күрә, без аларны кунарга калырга күндердек. Хатыным Татьянага хиҗәб биргәч, ул аны бик теләп киеп куйды, тәмам үзебезнең мөслимәләргә охшап калды. Чәй эчеп алгач, без бергәләп мәчеткә барып килдек. Кичен алар мунча керделәр. Соңыннан без Коръән укып дога кылдык, чәй өстәле янында Ислам дине турында сөйләшеп, вәгазьләнеп, әңгәмә корып утырдык. Телефон аша авылдашлардан сорашып, Татьянаның бабай-әбиләре кайсы урында яшәгәннәрен ачыкладык. Хәзерге вакытта аның туганнары Ишкидә дә, Мамадышта да, Уразбахты авылында да барлыгы беленде. Кызганыч, вакытлары бик чикләнгән булу сәбәпле, Татьяна һәм Сергей алар белән танышып-күрешеп сөйләшә алмадылар.

Икенче көнне кунаклар, җылы саубуллашып, иртүк юлга кузгалдылар. Иркутскига кайткач, безгә шалтыратып, кабат-кабат рәхмәтләр укыдылар. «Ишкидә ничек сездә кунак булганыбызны балаларга сөйләгән идек, башта ышанмадылар. «Әни, хәзерге заманда күрмәгән-белмәгән кешеләрне шулай кунак итүчеләр бармыни? Мөгаен, мондый хәл бары тик мөселманнарда гына була аладыр!» - дип, бик гаҗәпләнделәр», - диде Татьяна.

85 ел элек ерак Себергә сөрелгән авылдашларыбыз чит җирләрдә юкка чыкмаган икән. Балаларына, оныкларына алар туган яклары, туган туфраклары турында сөйләгәннәр. Үлгәнче туган авылларын сагынып яшәгәннәр, күрәсең. Оныкларының ничәмә мең чакрым юллар үтеп Ишкигә кайтып төшүе, газиз нигезләрен эзләп йөрүе, мөселманча киенеп Коръән тыңлавы, кул күтәреп ата-бабалары рухына ихлас күңелдән дога кылуы безне, әлбәттә, бик нык тәэсирләндерде. «Күңелем бик каты шушы якка тартты, чыдар әмәлем калмаган иде», - диде бит Татьяна. «Җан тартмаса, кан тарта», - диләр. Мөгаен, бу шундый очрактыр.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев