Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Американы әле алда авыр һөҗүм көтәчәк». Иран—АКШ арасындагы низаг ничек тәмамланыр? - Интертат

Иранның Гыйрактагы АКШ базаларын утка тотуын «өченче бөтендөнья сугышы башлана» дип бәяләделәр. «Татар-информ» хәбәрчесе белгечләрдән әлеге хәрби хәрәкәтләрнең ни белән тәмамланачагы, аның Россия өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сорашты

Гыйнвар башында АКШ ракета һөҗүме белән Багдад аэропортында Иран генералы Касем Сөләйманины үтерде. Иран милли каһарман булып саналган генералны үтерүгә адекват җавап бирәчәген, үч алуның 13 ысулы барлыгын белдергән иде. Моңа җавап итеп АКШ Ирандагы 52 урынга һөҗүм ясаячагын әйтте.

Иран исә үчен ала башлады. Иранның Tansim агентлыгы хәбәр итүенчә, 8 гыйнвар көнне «Айн-аль-Асад» базасына 35 ракета җибәрелгән. Гыйракның иминлек хезмәте базага 9 ракета төшүе хакында хәбәр итә. Иран хәрбиләре вәкиле Хәмид Могаддафар әйтүенчә, барлык ракеталар да максатына ирешкән, 80нән артык кеше үлгән. АКШ исә бер генә хәрби дә үлмәде, алар алдан кисәтелгән иде, ракеталар төшкән вакытта бункерларда иде дип белдергән. Хәзерге вакытта АКШ һәм Гыйрак Иранның һөҗүменә җавап әзерли.

Римзил Вәлиев: «Башта мәгълүмат сугышы башлана, аннан соң йодрык, иң соңгы булып, корал сугышы»

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев иң мөһиме мәгълүмати сугышны туктатырга кирәк дигән фикердә.

— Шәрык илләрендә хәлләр һәрвакыт кайнар була, анда каршылыклар чыгып, сугышлар булып тора. Алар артында зур илләрнең дә мәнфәгатьләре яшеренә торгандыр. Мондый хәлнең килеп чыгуы ул төбәктә яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч. Сәясәтчеләр, бәлки, үзләренең абруйларын, дәүләтләренең дәрәҗәләрен күрсәтергә тырышалардыр. Салкын сугыш елларына охшап тора бу.

 
 

Тагын бер куркыныч нәрсә бар: монда төрле дин вәкилләре бер-берсенә каршы киләләр. Ярамый торган эш, куркыныч уен, сәясәт уены. Моңа ул төбәктә чыгучы нефть байлыклары да сәбәп булып торадыр.

Зур сугышлар — алар иң башта мәгълүмат фронтында башлана. Гражданнар сугышы да, революция дә мәгълүматтан, фикерләр каршылыгыннан башланган. Фикерләр каршылыгы хәзер дә көчле. Минемчә, күпчелек халык, илләр һәм сәясәтчеләр сыйфатлы яшәргә, үз мәнфәгатьләрен өстен куярга телиләрдер. Хәзерге көндә беркемнең дә фанатизм, сәясәт аркасында гына үзенең илен үзе батырасы килми. Алай тиз генә дөнья сугышы башлануны шушы фактор чигендерә дип уйлыйм.

Иң беренче чиратта, мәгълүмат сугышына игътибар итәргә кирәк. Ул уен өчен эшләнәме, җитди рәвештә эшләнәме. Кешеләрнең үз арасында, фикерендә, акылында сугыш башланган булса, ул тормышта да башланачак. Инде әллә кайчан өченче бөтендөнья сугышы башланды дип йөриләр. Мин алай димәс идем. Тик дөнья сугышының чаткылары мәгълүмат сугышында күренә.

Истериягә, психозга бирешмәскә кирәк. Интернетта аралашу, төрле мәгълүмат тарату — халыкта психоз тудыра. Мәгълүмат сугышы чын сугыштан алданрак башлана. Мәгълүмат каналлары бик күп. Бер-береңне сүз белән мыскыл итү дә бихисап. Башта сүз сугышы башлана, аннары йодрык, иң соңгы булып корал сугышы.

Кызганыч, хәзерге вакытта илдә дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә андый истерия билгеләре бар. Мәгълүмат — үзара ызгышка ныграк тәэсир итә. Иң мөһиме мәгълүмат сугышы бик каты бармасын иде.

«Анда сугыш башланса, Россия дә читтә кала алмый»

Сәясәт эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов:

 
 

— Яхшы хәл түгел инде бу. Анда сугыш башланса, Россия дә читтә кала алмый бит. Үзебез өчен куркыныч түгел. Тик анда безнең кешеләрне, безнең гаскәрләрне кертәчәкләр. Өченче бөтендөнья сугышына әле иртәрәк. Алай гына тиз башланмый ул. Атом коралын кулланыр өчен башта ике президент сөйләшергә тиеш. Атом сугышы башлана икән, аны бит отып булмый. Шул тота да инде, бүтән сәбәп юк анда.

АКШ белән Иран озак сугышты инде, АКШ аны җиңә алмастыр. Башта сугышырлар, аннары килешергә тырышырлар. Аңлашыла инде, АКШның хәрбиләре дә , коралы да күп шул.

«Бу Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч»

Тарихчы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин:

— Сугыш башланды дип әйтү бик дөрес булмас. Ләкин вәзгыять катлаулана бара. Моның чын сәбәпләрен дә ачыклау шактый авыр. Сәясәт — ул зур уен. Бу процесска кемнәр кушылып китәр, аңа мөселман илләренең мөнәсәбәтләре, АКШның позициясе нинди — сораулар күп. Бүген ул төбәктә ситуация тәгаен ачык дип әйтеп булмый. Зур дәүләт башлыклары да, сәясәтчеләр дә алга таба нишләргә икән дип уйлыйлардыр.

 
 

Бу Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен куркыныч. Дөньяда нинди генә гауга купса да, аның шаукымы барыбер Россиягә дә килеп кагыла. Иран — Россиянең күптәнге стратегик партнеры да бит әле. Шуңа күрә Россия үз позициясен ничек тә якларга тиеш булачак. Бу, әлбәттә, бик гади түгел. Иранны турыдан-туры яклармы, башка сәяси юл эзләрме — бик катлаулы сораулар.

Бу хәлләр өченче бөтендөнья сугышына кадәр барып җитмәс. Чөнки Иран белән АКШның мөнәсәбәтләре узган гасырның 70 елларында булган Иран революциясеннән соң ук катлауланды. Бөтендөнья сугышы — ул бик күп бөек державаларның катнашып китүе дигән сүз. Өченче бөтендөнья сугышын башлап җибәрүнең беркемгә дә файдасы юк, чөнки аның ахыры ни белән тәмамланасын беркем дә белми. Шулай булгач, аның кирәге дә юктыр дип уйлыйм мин.

«Локаль катастрофа Россиягә дә кагылачак»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

— Россиянең ул тирәдә кызыксыну нокталары бар. Сүриядә дә безнең гаскәрләр тора торган урын бар, нефть белән бәйле мәсьәләләр дә бар. Сугыш уты кабынса, ул һичшиксез Россиягә дә күчәчәк. Шуның белән дә куркыныч.

 
 

Өченче бөтендөнья сугышы башланмас, әмма бик зур локаль катастрофа чыгарга мөмкин. Ул Россиягә дә кагылачак. Бу вакыйгаларның азагы ничек булып бетәсен фаразлап булмый. Чөнки АКШ башлыгы Трампның һәм башка җитәкчеләрнең нинди план коруларын белеп булмый. Алар бик кискен рәвештә нәрсәдер хәл итеп куярга мөмкиннәр. Дәвамы: https://intertat.ru

 

фото: twitter.com/f5haber

Автор: Энҗе Габдуллина

Чыганак:https://intertat.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев