Саба ТВ

Америка галимнәре кеше язмышының тән авырлыгына бәйлелеген ачыклаган

Әлеге мәгълүматлар буенча, баланың авырлыгы 2500 граммнан кимрәк булса, аңа киләчәктә уңыш бик еш елмаймый икән.

Туганда җиңел массалы булган балаларның сәламәт булу мөмкинлеге 30 процентка кимрәк. Күп очракта бу проблема яшь арткан саен үсә генә бара - өлкән яшьтә әлеге күрсәткеч 70 процентка җитә.
Мондый балалар башлангыч сыйныфларда математика, уку һәм башка төп фәннәрне авыр үзләштерәләр. Җиңел массалы балаларның өчтән бере урта белем алмый.
Галимнәр исәпләвенчә, туганда авырлыгы 2,5 килодан кимрәк булганнарның 25 яшьтә еллык кереме "нормаль" авырлыктагы яшьтәшләренекеннән 10,2 процетка кимрәк, 35 яшьтә - 15,6, ә 37-56 яшьләрдә бу күрсәткеч 22 процентка җитә.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: