Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Алтын битлек" милли татар премиясенең лонг-листында Камал театрының ике спектакле бар.

"Әлиф" һәм "Кибет" татар спектакльләре җиде номинациядә "Алтын битлек" номинанты булды

Бүген "Алтын битлек" милли театр премиясе номинантлары билгеле булды һәм исемлектә Татарстан театрлары бар. "Әлиф" спектакле исемлектә "Зов начала" исеме белән бара һәм ул өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

"Татар-информ" беренчеләрдән булып авторларны уңышы белән котлады. "Мин нәтиҗәләр белән канәгать. Яшь композитор Эльмир Низамовның эше дә билгеләп үтелер дип уйлаган идем. Жюри башкачарак хәл иткән", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Туфан Имаметдинов.

Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

Реклама

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчөнтәев Башкорт дәүләт драма театрында куйган "Антигона" спектакле дә "Иң яхшы спектакль" номинациясенә кертелгән, ә Фәрит Бикчәнтәев үзе "Иң яхшы режиссер" номинациясендә.

"Алтын битлек" милли татар премиясенең лонг-листында Камал театрының ике спектакле бар - Фәрит Бикчәнтәев Илдар Юзеев пьесасы буенча куйган "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле һәм Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Георгий Цхвирава куйган "Җилкәнсезләр" спектакле. "Бөтен ил буенча сайлап алынган 107 спектакль арасында безнең ике спектакль булу ул зур дәрәҗә", - ди Театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

"Алтын битлек" театр премиясе сайтында бүген 2016-17 ел номинантлары исемлеге эленде. Әлеге озын исемлектә татар спектакльләре дә бар.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев