Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алсу Фазлыевадан Мишуи – мароккоча пешкән бәрән ите

Мароккоча пешкән бәрән ите әзерләп карагыз әле. Ит белән яшелчәләр генә дип карасагыз, ялгышачаксыз. Шәрык тәмләткечләре белән озак итеп дәмләп пешергәнгә, искиткеч тәмле һәм хуш исле ул. Безгә аны танылып килүче җырчы, тамада һәм менә дигән фотограф Алсу Фазлыева пешереп күрсәтә. Алсу матур тавышы, жор теле белән генә түгел, уңган...


Кирәк:

1,5 -2 кг бәрән ите (алгы санның калак сөяге тирәсе);
1 баш суган;
1 баш сарымсак;
1 кишер;
ярты чәй кашыгы төелгән кардамон;
чеметеп кенә шафран;
төелгән кара борыч;
1 лавр яфрагы;
тәменчә тоз;
ит күмелерлек су.

Гарнир өчен:
2-3 бәрәңге;
1-2 баллы борыч;
1 яшь ташкабак;
200 г кузаклы фасоль (туңдырылганы да ярый);
200 г брюссель кәбестәсе;
150 г гөмбә (яратсагыз).

Эш барышы:
Зур кәстрүлгә су салып, кайнатырга куябыз. Шунда ук әрчеми генә урталай бүленгән бер баш сарымсак, эре итеп туралган кишер, әрчелгән бер баш суган, лавр яфрагы һәм юып, суы саркытылган ит салабыз. Су кайнап чыгып, шулпаның күбеген җыеп алганнан соң, төелгән кара борыч, кардамон, шафран, тоз һәм 2-3 өч кашыгы үсемлек мае өстибез. Ит шушы шулпада кайнар-кайнамас кына бик озаклап пешсен (2 сәгатьтән дә ким түгел).
Сөягеннән аерыла башлаган итне шулпадан алып, өстенә мул итеп ак май сылыйбыз. Башка май түгел, нәкъ менә ак май гына кирәк, югыйсә итнең өсте без теләгәнчә кызармас. Майланган итне табага салып, 150-180 градус кызулыктагы мичтә өсте кызарганчы тотабыз.

Ә үзебез ул арада ит пешкән шулпада яшелчәләр пешерик. Шулпаның берникадәр өлешен ит янына бирер өчен алып та калдыра аласыз. Калган шулпага бармаклап туралган кишер белән бәрәңге салабыз, алар пешеп җитәр-җитмәстә фасоль, кәбестә, урталайга гына ярылган гөмбә (гөмбә яратмасагыз, аны салмаска да була) һәм туралган ташкабак салабыз. Нәкъ менә шушы яшелчәләрне генә пешерергә димәгән, без инде ризыгыбыз бәйрәмчәрәк булсын өчен шушыларны сайладык.

Туңдырылган яшелчәләрне шулпага салмыйча, төбенә бик аз гына шулпа салынган табада, капкач белән томалап пешереп алырга да була. Болай пешергәндә аларны табынга бирүе дә уңайрак.

Борычны исә, шулай ук буйга турап, үсемлек мае салынган табада кыздырып алдык. Кыздыргач, борычның тәме күңелгә ятышлырак була.

Зур тәлинкәнең уртасына итне куеп, аның тирәли пешкән яшелчәләрне тезеп чыгабыз. Без аларның һәркайсын аерым-аерым өем итеп куйдык. Алай ризыгыбыз матуррак күренә. Өстен аштәмләткеч үләннәр белән бизәп җибәрергә була.

Табынга биргәндә һәркемгә кечкенә касәләргә салып, шулпа да чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле, тормышларыгыз түгәрәк булсын!

http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев