Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алсу Фазлыева ничек итеп ике ай эчендә ябыгу серләрен ачты (ФОТО)

Җырчы Алсу Фазлыеваны 18 яшьлек кызлардан аерып булмый хәзер. Ул тагын да чибәрләнгән, ябыгып киткән. Хәзер яңа фигурасына туры китереп, кәттә генә күлмәкләре белән сокландырып йөри. Алсуның ябыгу сере нидә соң?

- Күп кеше дөрес туклануны диета белән бутый. Диета тотканда сиңа күпмедер вакыт аралыгында нәрсәдер ашарга ярамый. Ә дөрес туклану – ул яшәү рәвеше.  Мин бернинди диетада утырмыйм, ә дөрес туклану алып барам, - ди Алсу.
 
Җырчы “Дөрес туклану” мәктәбенә йөри икән. Анда тренер белән ашап ябыгу серләренә өйрәнәләр.
 
- Дөрес тукланып, ике ай эчендә 7 килограммга ябыктым. Бит тиресе үзгәрүен дә сиздем. Ул матурланып китте. Моңарчы кыздырылган тавыклар, майонезлы салатлар да ашый идем. Хәзер парда, фольгада, суда пешкән ризыкларга өстенлек бирәм. Хәтта туй табынында да дөрес ризыклар гына ашый алам. Салатларны майонез белән түгел, ә көнбагыш, көнҗет мае белән болгатам. Ит, балыкны хәзер яшелчәләр белән ашыйм, алай ул тизрәк үзләштерелә. Берәр көнне бәлеш ашасам, икенче көнне җиңелрәк ризык ашап, ашказанын ял иттерәм, - дип ябыгу серләре белән уртаклаша Алсу Фазлыева.
 
 
 
Ни кызык, дөрес туклануга Алсу бар гаиләсен күчергән.
 
 
- Азатка аерым ризык пешереп утырмыйм инде. Мин нәрсә ашыйм, ул да шуның белән туклана. Ияләшкәч, бер кыенлыгы да юк ул дөрес туклануның. Ә менә спорт белән шөгыльләнергә вакыт юк. Мин бит гел юлда. Минем яшәү рәвешем үзе бер спорт кебек инде. Ләкин спорт белән шөгыльләнеп, аерым бер җирләргә массаж ясатып кына ябыгып булмый. Иң беренче чиратта туклануны тәртипкә китерергә кирәк. Аннан соң елына бер тапкыр организмны шлаклардан чистартам. Эчәклек, бавыр, бөерләрен табиблар да еш чистартып тора, - ди Алсу Фазлыева.
 
 
 

Алисә ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев