Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алмаз Мирзаянов: «Зөлфирәм белән кочаклашып елаган көннәр дә булды…»

Җырчыларның «урак өсте» башланды. Яңа ел кичәләрендә катнашу, концертлар, съемкалар, йомгаклар… Берсен дә тотып булмый. Шулай да «Ни хәл?» сәхифәсенә алып баручы, җырчы Алмаз Мирзаяновны чакырып, гастрольләр, эстрада һәм гаилә хәлләре турында сөйләштек. «Челтәрле бизнес» та читтә калмады.

– Ни хәл?
 
– Бар да яхшы. Яңа ел җитә бит, соңгы арада төрле тапшыруларда төшәбез. Әле менә «Яңа Гасыр» телеканалы чакыруы буенча, бәйрәм төнендә күрсәтеләчәк мюзиклда катнаштык.
 
– Күптән түгел «Болгар радиосы»ның милли музыкаль премиясе бәйгесендә «Елның гаилә дуэты» исеменә лаек булдыгыз. Бүген эстрадада парлы җырчылар җитәрлек, ә сезнең үзенчәлек нидә дип уйлыйсыз?
 
– Җитәрлек, дисәгез дә, бүген гастрольләр белән концерт куеп йөрүче пар икәү генә. Берсе – без! Аллаһка шөкер. Бәлки шуңа күрәдер дә, «Болгар радиосы» иҗатыбызны шулкадәр зур дәрәҗәдә бәяләде. Зур рәхмәт аларга!
 
– Концертлар, дигәннән, ничек соң, тамашачы йөриме, заллар туламы?
 
– Аллаһка мең шөкер, концертларыбыз тукталып калмады. Мондый катлаулы вакытта безне яраткан, бик тә хөрмәт иткән тамашачылар гына киләдер ул. Без дә, үз чиратыбызда, аларны өр-яңа программа белән сөендерергә әзерләндек. Быел аеруча сәхнә бизәлешенә, киемнәргә зур игътибар бирергә тырыштык. Программага күп яңалыклар керттек. Шуңадырмы, быелгы концертларны аеруча яратып кабул итәләр. Һәр концерт ахырында басып алкышлыйлар. Бу инде – безнең өчен  иң зур бәя.
 
– Башка яшь парларга язган кебек, сездән дә бәби сорап язучылар бармы? Моңа ничек карыйсыз?
 
– Мондый шәхси сорау бирергә бары тик иң якын кешеләрнең генә хакы бар дип саныйм.
 
– Күптән түгел Шәкүр (Алмаз-Әмирхан Корбанов) белән сезнең өчен бөтенләй яңа юнәлештәге җырыгыз чыкты. Мондый тәҗрибә ошадымы?
 
– Аның язылу һәм яздырту тарихы болайрак булды. Адаш бергә җырлап карарга тәкъдим ясады, ә мин каршы килмәдем. Нәтиҗәсе ошады, дип, егылып китеп әйтә алмыйм. Мин – үзем теләгәнчә эшләргә ярата торган кеше. Ә монда башкачарак булды. Минем проект булмагач, Шәкүр үзе теләгәнчә эшләде. Шулай булуына карамастан, нәтиҗәсе яхшы, диләр. Гәрчә яхшы тәҗрибә булса да, мин башкарган өлеше миңа ошамады.
 
– Эстрада дигәч, «челтәрле бизнес» күз алдына килә торган көнгә килеп җиттек. Соңгы арада аңа карата бик күп тискәре фикерләр яңгырый…
 
– Тискәре фикерләргә карата бер генә дә дәлилле фактлар юк бит. Мин ике ел дәвамында бу продуктларны кулланып, файдасын күреп килдем. Компаниядә эшли башлавым да шуннан соң гына булды. Бүген дә күрәм. Беркемне дә алдаламыйм, намусым чиста. Иҗатта эшләгән акча иҗат итү өчен җитми бүген. Ә концертлар куясы килә.
 
Кеше сөйли инде ул. Белсә дә, белмәсә дә. Бер бәйләнерлек әйбер эшләмәгәндә дә әллә ниләр язучылар күп булды. Шуңа күрә мин үземчә яшәргә булдым. Һәр кеше фикере янында тукталып торсаң, теләгәнне эшләп, теләгәнне ашап, теләгән җиргә барып, үзең теләгәнчә яшәп булмый ул. Җинаять кылмыйм, беркемне дә мәҗбүр итмим.
 
Блиц-сораштыру
 
– Яратып укыган китапларыгыз?
 
– Беренче урында – «Коръән». Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары», Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» әсәрләре, Әнгам Атнабаевның шигырьләр җыентыгы күңелемә хуш килә.
 
– 2021 елда ниятләгән эшләрегез тормышка аштымы?
 
– 2021 ел безнең өчен зур рухи үзгәрешләр елы булды. Хыялларыбызның чынга ашканы да, ашмаганы да, кабул булып, киредән югалтканы да бар. Зөлфирәм белән кочаклашып елаган көннәр дә булды быел. Киләсе елларда андый сынаулар булмасын иде инде.
 
– Буш вакытыгыз булса, сез …
 
– Андый чак булмый ул.
 
– Сезне бүген нәрсә бәхетле итә?
 
– Эшем, гаиләм, тамашачым, хәтта сезнең миңа күрсәткән игътибарыгыз да!
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев