Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алмагачны нәрсә белән тукландырсаң, мул уңыш бирә?

Кайсы гына бакчачы үз кишәрлегендә алмагач утыртмый икән. Әлеге талымсыз агач мул уңыш бирергә сәләтле. Безнең якларда аннан да файдалырак җимешне табуы мөмкин дә түгел. Әмма яхшылап карамасаң, ул җимеш бирүдән туктый яки уңышы бик аз була. Бу очракта иң нәтиҗәле чараларның берсе - алмагачны өстәмә тукландыру.


Җиләк-җимеш агачларын карауның берничә кагыйдәсе бар:

* Алмагачны язын өстәмә тукландыру;

* Ябалдашны кисү (корыган, кирәкмәгән ботаклардан арындыру);

* Вегетация чорында авыруларны булдырмау һәм корткычларга каршы көрәшү максатыннан ябалдашны эшкәртү;

* Көзен җимеш биргәннән соң агачларга ашлама кертү.


Әлеге гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез, сез мул уңыш үстерү белән бергә күпмедер акча да эшли алачаксыз.


Алмагачны нәрсә белән тукландырырга


Кагыйдә буларак, алмагачны беренче тапкыр вегетация чорында ашлыйлар. Чөнки бу вакытта туфрак бик тә ярлы була һәм җимешләр яхшы үссен, өлгерсен өчен агач төрле микроэлементларга кытлык кичерә.

Иң элек алмагач тирәсендәге туфракка азотлы катнашмалар (мочевина яки черемә) кертү зарур. Язгы тукландыруның төп кагыйдәсе - минераль матдәне турыдан-туры кәүсә төбенә түгел, ә аннан 60 сантиметр ара калдырып сибәргә кирәк.

Кәүсә тирәли 5-6 чиләк черемә таратып чыксагыз, язын яшь алмагачларны тукландыруда моның файдасы бик зур булачак. Әмма аны коры килеш яңгыр алдыннан гына сибәргә мөмкин. Әгәр көн аяз булса, черемәне суга салып болгатырга һәм казыган вакытта туфракка агызырга кирәк.

Алмагачлар өчен тагын бер яхшы ашлама - мочевина. Ул черемәне тулысынча алыштыра ала. Ашламаны суда бутап (50 литрга 500-600 гр исәбеннән), кәүсә тирәли сибегез.


Яшь алмагачларны язын-җәен икенче мәртәбә тукландыру


Шунысын да истә тотарга кирәк: чәчәк аткан вакытта алмагач янә минераль ашлмаларга мохтаҗлык кичерә. Әгәр алмагачны язын ничек тукландырырга икәнлеген белмисез икән, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Әлеге минераль катнашма җиләк-җимеш агачлары (алмагач һәм груша) өчен иң файдалысы:

Күкертле калий - 800 гр;

Суперфосфат - 1 кг;

Реклама

Кош тизәге - 5 л (10 литр тирес сыекчасы яки 500 гр мочевина белән алыштырырга мөмкин);

Су - 200 л.

Барлык ингредиентларны да суга салып болгатабыз һәм хасил булган катнашманы бер атна төнәтәбез. Тиешле вакыт узганнан соң шуны кәүсә тирәли сибәбез. Бер агачка 40 литр катнашма кирәк.

Минераль катнашманы туфракка агызыр алдыннан, аңа су кушарга кирәк. Ашламаны керткәч, өстенә тагын су салабыз. Моны кояшлы коры көнне эшләү мәслихәт.


Алмагачны тагын нәрсә белән тукландырырга


Алмагач һәм грушаларны тукландыруның өченче этабы җимешләр күренә башлаган чорга туры килә. Бу вакытта туфракны натрийлы катнашмалар белән ашласаң яхшы. Ул болай әзерләнә:

Су - 200 л;

Нитрофоска - 1 кг;

Натрий гуматы - 20 гр.

Коры компонентларны суга салып, яхшылап болгатабыз. Шуннан соң катнашмага кирәкле күләмдә су өстибез һәм яңадан барысын бергә бутыйбыз. Бер агачка 3-4 чиләк шундый катнашма таләп ителә. Аны кәүсә тирәли сибәбез.

Алмагач җимеш биргәннән соң да минераль матдәләргә мохтаҗ. Калийлы катнашма - бу очракта иң нәтиҗәле чараларның берсе. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:

* Күкертле калий - 300 гр;

* Суперфосфат - 300 гр.

Әгәр көчле яңгырлар явып үткән икән, ашламаны туфракка коры килеш кертәләр. Көз коры килсә, суда болгатып сибәргә мөмкин.


Алмагач һәм грушаның ябалдашына сибелә торган ашламалар


Шунысын да истә тотарга кирәк: җиләк-җимеш агачларының тамыр системасы гына түгел, ябалдашлары да минераль матдәләргә мохтаҗ. Бу очракта аларны мочевина эремәсе белән эшкәртергә мөмкин. Бу - агачларга озын-озак кыштан соң көч кертеп кенә калмый, аларны зарарлы бөҗәкләр һәм төрле авырулардан да саклый.

Катнашма болай әзерләнә:

Су - 10 л;

Мочевина - 2 аш кашыгы.


Боларның барысын бергә яхшылап болгатабыз һәм чәчәк атканчы агачка сибәбез. Яфраклар гына түгел, ботаклар һәм кәүсә дә чыланырга тиеш. Әлеге процедураны алмагач чәчәкләрен коеп 20 көн үткәч тагын кабатларга кирәк.

Әгәр сездә язын яшь алмагачларны тагын нәрсә белән тукландырырга мөмкин дигән сорау туса, чәчәк атканчы агачның ябалдашын агач көле эремәсе белән эшкәртеп карагыз. Әлеге катнашма минераль матдәләргә бай һәм ул мул уңыш бирсен өчен яшь агачка көч кертергә сәләтле.

Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:

Агач көле - 1 стакан;

Кайнар су - 2 л.


Көлне суга салып яхшылап болгатыгыз. Ашлама суда эрегәч катнашманың күләмен 10 литрга җиткерегез һәм шуның белән ябалдашны эшкәртегез. Моны алма һәм грушалар өлгергән вакытта, 10-15 көн саен эшләргә кирәк. Уңыш җыярга бер ай кала әлеге процедураны туктатыгыз.

Бакчагызны яхшылап карасагыз, андагы агачлар да сезне мул уңыш белән куандырыр!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев